Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 декабрь , 11:34

Изге эшкә өлеш керттек

Әмин авылы мәктәбендә ватанпәрвәрлек рухын күтәрү максатында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча «Без бергә» акциясе узды.

Изге эшкә өлеш керттек
Изге эшкә өлеш керттек

Мәктәп хезмәткәрләре, укучылар һәм әти-әниләр бу акциядә актив катнашып, исемлек буенча кирәкле барлык әйберләрне таләп ителгәннән дә күбрәк итеп җыеп китерделәр. Азык-төлек (бал, ярма, куертылган сөт, чәй, ит консервлары һәм дуңгыз мае), гигиена чаралары (сабын, бәдрәф кәгазе, шампунь, теш пастасы һәм щетка һ.б.), дарулар, җылы оекбашлар, бияләйләр һәм беренче чиратта мөһим булган әйберләр тартмаларга тутырылды.

Укытучылар «Әни чәе» акциясе барышын-да туган як урман-кырларында үскән үлән-нәрдән 200 пакет чәй ясадылар.

Бу гади чәй генә түгел – солдатларыбыз турында хәстәрлек күрүебезнең һәм догаларыбызның бер өлеше. Егетләр шушы чәйне пешереп эчкәндә туган як болыннарының исен тоеп, аларны онытмауларын һәм өйдә көтүләрен белсеннәр иде. Җиңүне якынайту өчен уртак эшкә бөтен күңелебезне, бар көчебезне салабыз. Салкын окопта әлеге пакетларны ачып, туган яктан искә алырлар, – диләр акциядә катнашучылар.

Укучылар һәм әти-әниләр сугышчыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, рәхмәт сүзләре әйтеп, тизрәк җиңеп өйгә кайтуларын теләп хатлар да яздылар.

Өченче декабрьдә гуманитар ярдәм район хакимиятенә илтеп тапшырылды. Булышырга тырышуыбыз, игътибар күрсәтүебез яугирләрнең сугышчан рухын күтәреп җибәрергә ярдәм итәр, дип ышанабыз,

Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнарга зур рәхмәт белдерәсебез килә. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

 

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас