– Энҗе Ревилевна, әлеге мөһим проектка кушылырга сезне нәрсә этәрде?
– Дөресен әйткәндә, мин «Беренче тирмә» проекты турында белә идем инде, волонтерларның хәрби госпитальләргә баруын күрдем, андагы хатын-кызларга хөрмәтем бик зур, минем өчен алар чын фидакарьлек һәм игелеклек үрнәге.
– Бу командага ничек эләгергә? Бу төбәк проектымы?
– Әйе, бу төбәк проекты. Махсус анкета-гариза бар, аны теләге булган һәркем яза ала. Вазифаң буенча яки башка яклап бернинди чикләүләр юк, әмма шунсы мөһим – мондый сәфәрләргә физик һәм рухи яктан әзер булырга тиешсең. Анкетада үзең турында бар мәгълүматны, кулыңнан нинди эш килүен язасың, мәсәлән, беренче ярдәм күрсәтә белү бик кирәк. Аннары проектны оештыручылар анкетаны карый, әңгәмәгә чакыра, һәм анда инде карар кабул ителә. Юлга чыгу көннәрен тәкъдим итәләр, һәм син үзеңә уңайлы вакытны сайлый аласың.
– Сез беренче сәфәрнең үзенчәлекле булуын телгә алдыгыз, шунда ук төркем җитәкчесе дә булдыгызмы?
– Әйе, бу көтмәгәндә булды. Шулай килеп чыкты инде, мин барырга тиешле 15-нче составның җитәкчесе килә алмады, һәм оештыручылар бу эшне миңа ышанып тапшырдылар. Әлбәттә, әле «сукмак салмаган», бөтенләй таныш булмаган урынга, өстәвенә, үзең белән кешеләр ияртеп бару икеләтә дулкынландыргыч булды. Ләкин, кем әйтмешли, «таулар кыюларга гына буйсына»! Ризалаштым, зур коллективта күп еллар җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе бар иде.
– Ил чиген узганда беренче тойгыларыгыз нинди булды?
– Тойгылар ил чигенә кадәр үк, нәрсә эшләргә яравы, нәрсә ярамавы турында катгый инструктаж үткәндә башлана. Бу бит урамга чыгып саф һава сулап кайту гына түгел, ә сугыш барган төбәккә бару. Новороссия чиген үтү белән геолокацияне сүндерергә, элемтә һәм интернетның 5-6 сәгатьләп булмавына әзер торырга, тулы әзерлектә булырга: адресларны белергә, карталар алырга кирәк.
– Мондый катлаулы шартларда волонтерларның көнкүреше ничек оештырылган?
– Барлык кыенлыкларга карамастан, проект волонтерлар турында хәстәрлек күрә. Автобуста барган арада, әлбәттә, коллектив белән дуслашып өлгердек. Проект җитәкчеләре Чулпан белән Гүзәл барысы турында сөйләделәр һәм аңлаттылар. Без шәһәрдә арендага алынган, уңайлыклары булган фатирда яшәдек. Госпитальдәге сменадан соң кайтып хәл җыярга мөмкин булган урын булу бик мөһим. Транспорт белән дә «Беренче тирмә» проекты тәэмин итте, безне автобус белән алып бардылар һәм алып кайттылар.
– Госпитальдәге беренче көн турында сөйләгез әле. Холык ныклыгы кирәк булдымы?
– Тәүдә, әлбәттә, сагаеп калдым. Безне бүлекләргә урнаштыргач, дүртенче катта эшләдем. Шунда ук һәр палатага кереп, барысы белән дә танышып чыгарга булдым. Чөнки кем беләндер ике атна буе аралашачакбыз, ә кайберәүләр кичен госпитальгә ятса, иртән инде башка урынга җибәрелә. Ә озак вакыт дәвамында реабилитация үтүче кайсыбер яугирләр белән көн саен күрешергә туры киләчәк иде. Сүз уңаеннан, мин барысының да диярлек исемнәрен хәтерлим, холыкларын беләм, күпләр белән бүгенге көнгә кадәр язышабыз. Кайберәүләре сөйләшкәннән соң «сез кырыс кеше» дип әйтте (елмая). Мин аларга: «Әйе, мин чынлыкта бик кырыс, әмма шул ук вакытта ихлас ярдәм итәргә телим», – дип җавап бирдем. Минем кырыслык – ул, чынлыкта, кайгыртучанлык.
– Психолог та, остаз да булырга туры килгәндер...
– Әйе, нәкъ шулай! Беренче көн авыррак булды. Сугышчылар әллә-ни аралашып бармадылар, ләкин мин барысы белән дә уртак тел табарга тырыштым. Икенче юлы барганда инде аларның сиңа ышанып караулары, күнегә башлаулары күренә. Кайчак без марля урап утырганда (аларны операцияләр вакытында яки яраларны бәйләгәндә кулланалар), яныбызга килеп, ачылып китеп үзләре турында, ничек монда килеп эләгүләре турында сөйләүчеләр дә булды. Кемдер бәхетсез яки бәхетле мәхәббәт, балалары турында сөйли... Төрле хәлләр бик күп! Әлбәттә, бөтенләй үз эченә бикләнүчеләр, гомумән, сөйләшмәүчеләр дә бар. Менә шундыйларны аерып аласың да, янына килеп: «Алма ашыйсың киләме?» яки «Әйдә чәй эчеп алыйк әле!» дип «теңкәсенә тия башлыйсың», яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Сүз табып сөйләшә башлар өчен кибеттән җиләк-җимеш, шоколад, кәнфитләр сатып ала идек. Бөтенләй сөйләш-ми торган сугышчы янына утырасың да, «Бәлки, банан ашыйсың киләдер?» дисең, һәм әкрен генә сөйләндерә башлыйсың. Аннары инде аралаша башлау җиңелрәк. Табибларның һәм шәфкать туташларының, әлбәттә, озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк. Ә менә без, волонтерлар, нәкь шуның өчен – янәшә утырып тыңлар, сөйләшер, киңәш бирер өчен. Берсеннән: «Нигә син шундый моңсу?» дип сорыйм. «Минем телефоным юк, әнигә дә, хатыныма да шалтыратып, монда ятуымны, исән булуымны хәбәр итәргә кирәк» ди. Шундый вакытта аларга үзеңнең телефоныңны бирәсең, шалтыратып сөйләшәләр. Ә кайчак сим-карта сатып алырга кирәк була. Шундый очрак та булды. Уфа егете Ирек әнисенә шалтырата алмаган. Мин аны шул бүлектә ятучы бер егет белән таныштырдым. «Эльмир, син монда күптән ятасың бит, Ирекка ярдәм ит әле», – дидем. Аңа сим-карта китереп бирделәр, шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Гади генә булып күренгән һәм шул ук вакытта мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булыштык, чөнки күпләр ярдәм сорарга ояла. Егетләр тыйнак, араларында әрсезрәклә-ре дә бар, әлбәттә, әмма күбесе сабыр табигатьле.
Көннәрдән беркөнне Стәрлебаш егетен китерделәр. Ул безнең Башкортстаннан икәнлегебезне белгәч, шундук безнең белән татарча сөйләшә башлады. Үзе, гаиләсе, контрактка кул куюы, авылдан ничек озатулары турында сөйләде. Аның белән аралашканда өен сагынуы һәм рәхәтләнеп туган телдә сөйләшергә теләве сизелде.
Һәрберебезнең түшендә исемебез язылган бейджик бар иде. Сугышчылар сирәк очраган исемемә шундук игътибар иттеләр. Рус теленә тәрҗемәсе белән дә кызыксындылар, аннары Жемчужина дип йөртүчеләр дә булды.
Без, волонтерлар, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын белергә тырыштык. Бер сугышчыны операциягә алып кереп киттеләр, ул чыгуга кухня ябык иде инде. Без аңа тәлинкә белән ашарга алып калдык. «Менә сиңа тәрәзә төбендә ризык калдырабыз, өч сәгатьтән соң ашарга ярый. Төнлә уянгач капкалап алырсың», дидек. Югыйсә, ул иртәнгә кадәр ач ятар иде, кем белә, бәлки, монда килгәнче дә берни ашамаган булгандыр! Без әллә нинди зур ярдәм күрсәттек дип әйтә алмыйм, ләкин кешене исәпкә алып, әз булса да күңелен күтәреп җибәрү начармени?
Элек минем беркайчан да көненә 25 мең адым үткәнем юк иде, ә анда берничә тапкырга күбрәк үтәргә туры килде, әмма арыганлык сизелмәде диярлек. Иртән сигезенче яртыга килеп, 8-9 сәгать эшләп кайта идек.
– Кайтып киткәндә тагын барырмын дип уйладыгызмы?
-Әйе, кирәкле әйберләрне алып кире барасым килде. Яраларны бәйләгәндә ябыштырып куя торган бинтлар кирәк булуын күрдем, алар бик уңайлы, эшне тизләтә һәм җиңеләйтә, тик җитәрлек түгел. Шулай ук ашамлык салынган тәлинкәне тәрәзә төбендә калдырып булмый, ризык суына, яки аны алып куярга мөмкиннәр... Ә мин эшләгән «Туклану үзәге» җәмгыятендә махсус реторт-пакетлар бар. Киләсе юлы барганда нәрсәләр алып барачагымны һәм нинди әйберләр кирәк булачагын төгәл белә идем инде. Чыннан да, реторт-пакетлар бик ярап куйды. Без аларны төнлә операция ясалган яки поезд белән киткән яугирләргә бирдек. Госпитальгә тагын күпме егет китерелүен һәм кемнәрнең нәрсәгә мохтаҗ булуын белә идек инде.
Безгә аралашырга туры килгән сугышчылар арасында япь-яшь, 18-20 яшьлек кенә егетләр дә бар иде. Аларга карыйсың да, ирексездән, минем балам да шул яшьтә бит, дип уйлыйсың...
Көннәрдән бер көн-не госпитальгә бер егетне китерделәр. Тәбәнәк кенә буйлы, япь-яшь бала. Яраларын бәйләдек, бик нык сызланды. Янына барып утырасым, әз булса да юатасым килде. «Улым, бераз гына түз инде, ялкынсынып китмәсен, кан саркымасын өчен яраңны бәйләргә кирәк. Сөйләшеп алыйк әле, сине кочакласам ярыймы?», – дип аркасыннан кагып сөйдем. Аңа нибары унсигез яшь, сугышка киткәненә дүрт ай булган. «Син кайсы яктан?», дип сораштым. «Мин бу якныкы, сугыш барганын күреп үстем һәм Туган илне сакларга киттем, чөнки башкача булдыра алмадым», дип җавап бирде ул. «Моннан чыккач кая барасың?» дип соравыма ул бер икеләнүсез, тыныч кына: «Аякларымны дәвалыйм да кире хәрби операциягә китәм», диде. Моны ишетүгә тыелып кала алмадым, кочаклап елап җибәрдем. Бу хисләремне тыя алмаган бердәнбер очрак булды.
Аның сүзләре, балаларның шундый шартларда үсүен һәм яшәвен күз алдына китерү бик нык тәэсир итте. Ватанны, туганнарыңны дошманнан саклау – аларның канында, холкында. Сугышчылар буыны үскән, һәм аның кебек егетләр бик күп. Алар өчен куркыныч булып китә, шул ук вакытта аларның көчле рухы һәм батырлыгы чиксез горурлык хисе уяна. Кайвакыт, без чыннан да төрле дөньяларда яшибез кебек тоела. Анда, алгы сызыкта, дуслык, кешенең хәленә керә белү, кайгыртучанлык кебек сыйфатлар югары бәяләнә. Бигрәк тә якташлар белән очрашу шатлыклы. Берсе түш кесәсендә саклап йөрткән кубызында уйнап җибәрә, икенчесе тормышында яки сугышта булган хәлләр турында сөйли, кемдер балалардан килгән рәсемнәрне карый, хат-
ларны сорап алып укый. Без волонтер кызлар белән һәрвакыт күпләп тәм-томнар, беренче чиратта кирәкле әйберләр алып киләбез, бу госпитальдә яткан егетләрнең көнкүреш шартларын яхшырта.
Ике атналык смена бер мизгел кебек узып китә. Миңа Межгорьедан килгән волонтерлар, унбишенче һәм егерме бишенче состав белән эшләргә туры килде. Искиткеч тырыш һәм изге йөрәкле кешеләр. Алар белән бергә эшләвемә шатмын, барсы өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Госпиталь җитәкчелеге һәм анда эшләүчеләр «Беренче тирмә» проектын оештыручыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерәләр. Гуманитар ярдәм өчен әйберләр һәм акча җыюны дәвам итүче һәм бу эштә катнашучы һәркемгә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең булышлык бик кирәк һәм ул барысы өчен дә зур әһәмияткә ия. «Беренче юрта» волонтерлары җиңү хакына һәм яралыларның газапларын җиңеләйтү өчен бар көчләрен бирәләр – кайвакыт күз яшьләре аша.
– Өйгә кайтканнан соң тормышка караш үзгәрәме?
– Беренче чиратта, кире госпитальгә бару, алган белемнәрең белән медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү һәм яралыларны карау теләге туа. Бу миссия әйтерсең лә үзенә тарта: мондагы көндәлек проблемалар әһәмиятсез булып күренә башлый, вак-төяккә игътибар итүдән туктыйсың. Һәр мизгел аерым кыйммәткә ия була һәм чын мәгънәсендә мөһим эшләр белән тулылана.
Һәркем якыннарын саклап, тыныч тормышның һәм янәшәдәгеләрнең кадерен белеп яшәсен иде. Шуны онытмыйк: чын көч – ул бәхәстә, ызгышта өстен булуда түгел, ә башкаларның хәленә керә белүдә, үзара ярдәмләшүдә һәм игелекле була белүдә.