Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
21 ноябрь , 14:00

Ибраевлар гаиләсеннән яугирләргә – автомобиль

Районда махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен чираттагы гуманитар йөк әзерләү дәвам итә. Район халкы да, бердәмлек күрсәтеп һәм ярдәм кулы сузарга омтылып, бу мөһим эшкә үз өлешен кертә. Алар арасында Үрге Тирмә авылыннан Ибраевлар гаиләсе дә бар.

Ибраевлар гаиләсеннән яугирләргә – автомобиль
Ибраевлар гаиләсеннән яугирләргә – автомобиль

Азамат Фатих улы белән Гүзәл Рафаил кызы туган илгә һәм аны саклаучыларга чиксез тугрылык үрнәге күрсәтеп, үз машиналарын фронт ихтыяҗларына бирергә карар иткәннәр. Бу изге гамәл ил халкына хас булган намуслылыкны, батырлыкны һәм үзара ярдәмне бәяләүче какшамас рух көчен гәүдәләндерә.

Ибраевларның уллары да моңа ачык мисал булып тора. Зур уллары Нияз, туган илебезнең тылын һәм киләчәген ныгытып, фермерлык белән шөгыльләнә. Уртанчысы Булат хәрби антка тугрылык һәм кыюлык күрсәтеп, махсус хәрби операция башланганнан бирле илебез сагында тора. Кече уллары Айнур, контракт буенча хезмәте тәмамлангач, үз теләге белән яңадан Ватанны сакларга китә, һәм гомеренең ахырына кадәр үз халкына тугры калып, 2024 елның июнендә батырларча һәлак була.

Хәзер аларның «ВАЗ-2114» машинасы – транспорт чарасы гына түгел, ә фидакарьлек һәм ышаныч символы да. Волонтер-десантчылар аны яңадан җиһазландырып, алгы сызыктагы яугирләребез өчен үзгәртеп корачак. Барлык эшләр тәмамланганнан соң машина киләсе гумконвой белән һәр техника гаять зур әһәмияткә ия булган фронтка озатылачак һәм безнең су-гышчыларга зур таяныч булачак.

Ибраевлар гаиләсенең бу гамәле – бердән-бер очрак түгел, ул безнең район һәм бөтен республика халкының бердәм рухының чагылышы. Чишмәлеләр арасында гуманитар ярдәм җыю, яугирләргә мотоцикллар һәм автомобильләр, транспорт өчен кирәкле запас частьләр тапшырып актив булышлык күрсәтүчеләр бик күп. Уртак эшкә төрлечә өлеш кертергә мөмкин, ләкин аның һәркайсы бәяләп бетергесез.

Гуманитар ярдәм Чишмә районы хакимиятенең түбәндәге адрес буенча урнашкан Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында җыела: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50, 5-нче бүлмә, тел.: 8 (34797) 2-06-77.

Ватанны саклаучылар сафына басарга әзер булучылар Чишмә поселогы, Көнбатыш урам, 8 адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатта контракт буенча хәрби хезмәт инструкторы Захаров Олег Дмитриевичка мөрәҗәгать итә алалар.

Элемтә өчен телефоннар: 8 (34797) 2-15-66, 8 (34797) 2-16-55.

Контракт буенча хезмәт һәм хәрбиләргә социаль ярдәм чаралары турында башбат.рф сайтында һәм Telegram-чат-ботларда тулырак мәгълүмат бар.

Сорауларыгыз булса, хәрби комиссариатларга һәм сайлап алу пунктларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас