Әлеге ярдәмнән файдаланучыларның берсе, чишмәле Лилия Гайнанова, шул турыда үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты: «Быел февраль аенда мин «Ассы» шифаханәсендә ял иттем, юлламаны махсус хәрби операциядә һәлак булучының гаилә әгъзасы буларак алдым. 14 көн ял итеп кайттым. Барлык ял итүчеләргә карата кешелекле мөнәсәбәтләре һәм игътибарлары ошады. Дәваланып, исәнлегемне ныгытып кайттым, табибларның югары һөнәрилеген билгеләп үтәсем килә».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шифаханәгә юллама хәрби хезмәткәргә бер тапкыр 14 көнгә бирелә. Әмма, ике кешегә җиде көн ял итәргә мөмкинлек биреп, срокны бүләргә мөмкинлек бар – бу тәҗрибә актив кулланыла, дәвалану мөмкинлеген арттыра. Аңа мөстәкыйль рәвештә дә һәм яшәү урыны буенча социаль координаторлар ярдәмендә дә бронь алырга була.
Радий Хәбиров белән 11 ноябрьдә узган «Туры элемтә» вакытында да шифаханә-курортта дәвалану кебек мөһим тема күтәрелде. Салават Юлаев исемендәге батальон сугышчылары республика башлыгына шифаханәгә юлламаны берничә тапкыр алу, шулай ук балаларга да бирү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, чөнки хәрби хезмәткәрләрнең күбесе аны, үзләре файдаланырга өлгермичә, гаиләләренә тапшыра.
Радий Хәбиров башка төбәкләрдә булмаган әлеге ярдәм чарасының үзенчәлекле булуын ассызыклады. Ул билгеләп үтүенчә, шифаханә директорлары, искәрмә ясап, еш кына бөтен гаилә белән урнашырга мөмкинлек бирәләр. Республика башлыгы, хәзерге вакытта программаны киңәйтү һәм аны финанслауны арттыру мөмкинлекләре чикләнүен билгеләп, һәр очракны аерым карарга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, «Туры элемтә» 4 сәгать 23 минут дәвам итте, шул вакыт эчендә Радий Хәбиров 60-тан артык сорауга җавап бирде. Төбәк җитәкчесе барысына да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм «Без, һичшиксез, барлык мәсьәләләрне игътибарга
алырбыз һәм хәл итәрбез», – дип вәгъдә итте. Бу һәркемнең тавышы мөһим булуын, илебезне саклаучылар һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрүнең республика өчен өстенлекле мәсьәлә булып калуын раслый.