Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
5 ноябрь , 16:46

Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Район мәдәният сараенда «Ватанны саклаучылар» юридик десант» атамасында мөһим һәм көнүзәк чара Чишмә, Әлшәй һәм Дәүләкән районнарыннан килгән ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен зур ярдәм булды.

Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Мондый очрашуларның мөһимлеге бәяләп бетергесез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, тиз арада документлар эшләтүдән алып психологик ярдәмгә һәм көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүгә кадәр, комплекслы ярдәмгә мохтаҗ. «Юридик десант» чарасы әлеге ярдәмне алу процессын мөмкин кадәр гадиләштерү өчен барлык кирәкле структураларны бер урында җыйды.

«Ватанны саклаучылар» СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина әлеге консультацияләрнең мөһимлеген ассызыклап, болай дип билгеләп үтте:
– Мондый чараларны бөтен республика буенча даими рәвештә үткәрәбез, бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез. Узган елда, мәсәлән, ул Чишмә районында «Ярдәм поезды» атамасында узды. «Юридик десант» барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Оборона министрлыгы белән контракт буенча түләүләр, хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә акча бирү, социаль ярдәм чаралары, мирас мәсьәләләре , гаиләне туендыручыны югалту буенча пенсияләр алу һәм башка мөһим темаларга җавап алдылар.
Бу көнне 90 кешедән барлыгы 160 мөрәҗәгать кабул ителгән, шул исәптән җиде психологик консультация бирелгән.
Гражданнарны кабул итүдә «Ватанны саклаучылар» фонды, Адвокатлар һәм Нотариаль палаталар, Рәсәй юристлары ассоциациясе, Дәүләтнең юридик бюросы, Хәрби комиссариат, Республика клиник психотерапия үзәге, Урман хуҗалыгы министрлыгы, СВО ветераннары ассоциациясе вәкилләре, Федераль суд приставлары хезмәте белгечләре, шулай ук Чишмә районы дәваханәсе табиблары катнашты.
«Бердәм тәрәзә» форматы акциядә катнашучыларга тиз арада күп кенә мәсьәләләр буенча җавап алырга мөмкинлек бирде.
– «Юридик десант» ветераннар, аларның гаиләләре, дәүләт һәм җәмгыять структуралары вәкилләре арасында турыдан-туры әңгәмә үткәрү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Мондый чаралар адреслы ярдәм генә күрсәтеп калмыйча, киләчәктә хәл итәргә тиешле системалы проблемаларны ачыкларга да булышлык итә, – диде Гөлнур Кулсарина.
Акция гыйнвар аеннан октябрьгә кадәр 50 муниципаль районны колачлады, 1,5 мең кешегә якынча өч мең төрле мәсьәләне хәл итәргә булышлык итте. «Юридик десант» чарасында катнашучылар реабилитация, дәвалау, протезлау, хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм хәрбиләр һәлак булган яки яраланган очракта түләүләр алу мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Юридик десант» акциясе барышында «Гаилә кунакханәсе» чарасы да булды, анда һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре һәм районның актив волонтерлары — һава-десант гаскәрләре ветераннары чакырылган иде. Гөлнур Кулсарина аларга Ватанга тугрылыклы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Әлеге гади булмаган заманда, улларыбыз һәм ир туганнарыбыз хәрби бурычларын намус белән үтәгән вакытта, тылда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче кешеләр яши. Уллары Ватан өчен гомерләрен биргән ата-аналарга рәхмәт сүзләре яңгырый. Газиз балаларын югалтып, чиксез хәсрәт кичерүләренә карамастан, алар үзләрендә алга таба яшәргә көч табалар, иң мөһиме – уртак җиңүне якынайтып, фронтка актив ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин, мондый гаиләләргә мөрәҗәгать итеп, «Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Сез – Туган илнең чын ватанпәрвәрләре, барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз. Сезнең көчле рухыгыз, фронтка армый-талмый ярдәм күрсәтүегез безгә өмет бирә һәм күптән көтелгән җиңүне якынайта», дип ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.
Нәкъ менә геройларның әти-әниләре кебек кешеләр безгә авыр вакытларда нык торырга булышлык итүче таяныч, бетмәс-төкәнмәс көч чыганагы булып торалар. Аларның фидакарьлеге, кайгы-хәсрәт кичерүләренә карамастан, ярдәм итәргә әзерлеге – уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш кертү.
Махсус хәрби операциядә б
атырларча һәлак булган кече сержант Руслан Гайнановның әнисе Лилия Фәгать кызы югары бүләккә лаек булды – аңа Рәбига Кушаева исемендәге Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең «Хатын-кыз – милләт анасы» медале тапшырылды. Әлеге медаль Лилия Фәгать кызының ныклыгына, ватанпәрвәрлегенә һәм иҗади көченә хөрмәт йөзеннән бирелде. Аның улы Руслан Гайнанов исән чагында Жуков, «Хәрби батырлык өчен», «Кырымны кайтарган өчен» медальләре, ә вафатыннан соң II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале, Батырлык һәм генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән.

Лилия Фәгать кызы Тәпәреш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Түбән Тирмә авылында яши һәм мәдәният йортына җитәкчелек итә (мәктәп ябылганчы аның директоры булып эшләгән). Ул хезмәттәшләре һәм авылдашлары белән бергә сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда даими катнаша. Авыл халкы алгы сызыктагы солдатларыбыз өчен җылы оекбашлар бәйли, окоп шәмнәре ясый, шифалы үләннәр җыя, кулдан килгәнчә бар яклап ярдәм итәргә тырыша.

Аның кул астындагы мәдәният йорты патриотик тәрбия һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү үзәгенә әверелде. Биредә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм үсеп килүче буынны Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

2025 елның язында Түбән Тирмә авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт эшләнде. Лилия Фәгать кызы, инициаторлар төркеменең рәисе буларак, ремонт өчен өстәмә акча җыюны оештырып кына калмыйча, 1941-1945 елларда сугышта катнашкан авылдашларының тулы исемлеген табу өстендә дә тырышып эшләде. Бу монументны яңарту гына түгел, киләчәк буыннар өчен тыныч күк йөзен саклап калучыларга хөрмәт күрсәтү дә.

Алкин-2 авылыннан махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган рядовой Динар Асяевның әтисе Ирек Асяев югары иҗтимагый бүләккә – «Ватанны саклаучының әтисе» медаленә лаек булды. Динар – үз Ватанының чын патриоты, туган җиренең сөекле улы. Ул, яшь кенә булуына карамастан, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде. Динар исән чагында «Кыюлык өчен» һәм «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медальләренә лаек булган, вафатыннан соң Батырлык һәм генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән. Аның исеме хәрби дан елъязмасына мәңгелеккә кертелгән.

Ирек Марат улы тумышы белән Уфа шәһәреннән, әлеге вакытта Алкин-2 авылында яши, бар гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. 1985 елда армиядә чакта СССР Кораллы көчләре сафларында калып, 14 ел хезмәт иткән. Аннары Федераль салым полициясендә, Рәсәй Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәттә эшләгән, 2007 елда тиешле еллар хезмәт куйганнан соң пенсиягә чыккан. Аның бөтен биографиясе – дәүләткә намуслы хезмәт итү. Ирек Марат улы бүгенге көндә «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы территориясендәге «Авангард» укыту-методика үзәгенең кураторы. Ул көннең-көнендә яшь буынга белем биреп кенә калмый, шулай ук ватанпәрвәрлек, гражданлык бурычы һәм Туган илгә какшамас ышаныч үрнәге булып тора. Аның сөйләгәннәре – буш сүзләр генә түгел, ә Ватанны саклауның бәясен белгән кешенең үз башыннан үткән тәҗрибәсе.

Ирек Марат улы тормыш иптәше Галия Рим кызы белән гуманитар йөк җыюда да актив катнаша, махсус хәрби операциядәге якташларга матди ярдәм күрсәтә. Яугирләргә даими рәвештә булышлык күрсәтү – ул чын ватанпәрвәр һәм хәрби туганлык арасындагы өзелмәс элемтәнең тагын бер дәлиле.

Асяевлар гаиләсе тарихы – ул ватанпәрвәрлек, хәрби бурыч һәм намуслылыкның буыннан-буынга әтисеннән улына күчү үрнәге. Ирек Марат улының күкрәгенә тагылган медаль – аның Ватанны саклауга шәхси өлеш кертүен тану гына түгел, ә уллары ил сагына баскан барлык әтиләргә карата тирән хөрмәт билгесе дә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыктагы якташ-яугирләргә ярдәм итүче – техника сатып алучы, аны ремонтлаучы, хәрби бурычларны уңышлы үтәү өчен егетләребезгә кирәкле техниканы тиешле урынга илтеп тапшыручы актив волонтерлар – һава-десант гаскәрләре ветераннары Башкортстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас