Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
5 ноябрь , 16:32

Волонтерлар клубы геройларны каршы ала

Күптән түгел Ярми мәдәният йортында әһәмиятле очрашу узды.«Җиңү өчен» волонтерлар клубына кадерле кунак – махсус хәрби операциядә катнашучы «Крым» позывнойлы яугир килде.

Волонтерлар клубы геройларны каршы ала
Волонтерлар клубы геройларны каршы ала

Аның белән очрашуга солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрүче кул осталары җыелды. Алар арасында сугышчының әнисе дә бар иде.
Мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова тарафыннан оештырылган очрашу бик җылы узды. Хатын-кызлар хәрбигә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр. Яугир дә волонтерларга башкарган эшләре һәм кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде, сугышчылар өчен якыннары һәм якташлары ярдәменең никадәр мөһим булуын ассызыклады.
– Хөрмәтле кунаклар, дуслар һәм туганнар! Тормышта еш кына гади кеше
ләрнең аңлавы һәм ихлас ярдәме матди кыйммәтләрдән мөһимрәк була. Вакытында кирәкле ярдәм күрсәтүегез өчен чын күңелемнән рәхмәтлемен. Сез күрсәткән игелек үзегезгә сәламәтлек һәм бәхет булып кайтсын, – дип мөрәҗәгать итте «Крым» авылдашларына.
Очрашу вакытында
аның әнисе улы турында һәм волонтерлык эшенең аларның гаиләсе өчен бик әһәмиятле булуы турында сөйләде.
– Улым Чишмә
поселогында туды, бишенче мәктәпне тәмамлады. Уфа дәүләт радиоэлектроника колледжында укыганнан соң армиядә хезмәт итте, аннары энергоучастокта электромеханик булып эшләде. Махсус хәрби операция башлангач аны мобилизация буенча хәрби хезмәткә алдылар. Аның һәр ялын түземсезлек белән көтәбез, ул кайткан саен безнең волонтерлык үзәгенә килергә тырыша, без хатын-кызлар, дусларым һәм оныкларым белән маскировка челтәрләре үрәбез, дроннардан саклаучы, күренми торган юрганнар һәм халатлар тегәбез. Без Җиңү көнен якынайту һәм егетләребезгә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Барлык сугышчыларның җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын телибез, – диде Лилия Крымова.
Лилия Мәхмүт
кызы улы белән горурлануы турында сөйләде. Ул аны волонтерлык эше турындагы яңалыклары белән сөендерергә тырыша.
«Крым» «
Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» һәм «Хәрби разведка» медальләре белән бүләкләнгән. Лилия Мәхмүт кызы волонтер хатын-кызларга, шулай ук улының хәлләре белән һәрвакыт кызыксынып торган, аңа карата җылы мөнәсәбәттә булган Гөлфия Харасовна белән Эльвира Хатыйповнага аерым рәхмәтен белдерде.
Волонтерлар клубы
ның оста куллы хатын-кызлары сугышчыга маскировка челтәре тапшырдылар.
Мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова билгеләп
үтүенчә, әлеге маскировка челтәрләре алгы сызыктагы сугышчылар өчен бик мөһим, алар хәрби бурычларны үтәгәндә дошман күзенә ташланмаска һәм сакланып калырга ярдәм итә. Ул үзенең хезмәте һәм матди ярдәме белән маскировка челтәрләре ясауда булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәтле булуын белдерде.
Бу очрашу
уртак көч белән сугышчыларыбызга ярдәм итүнең, тынычлык һәм якты киләчәкне якынайту өчен берләшүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтте.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас