Айзана хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтүче актив ханым Энҗе Әхмәдуллинаның игелекле эшчәнлеге белән илһамланып, җыйган барлык акчасын яралыларга тәмле ризыклар сатып алу өчен тоткан.
Ләкин эш матди ярдәмдә генә түгел. Айзана һәр яугиргә рәхмәт белдереп хатлар да язган. Арыган һәм хәлдән тайган яралы солдатлар шоколад белән бергә җылы сүзләр язылган хатлар да алачак. Бу хатларда өмет һәм ышаныч чагыла, аларны онытмаулары һәм өйдә көтүләре турында язылган.
«Айзана, барлык хатларыңны солдатларга үзем илтеп тапшырырмын! Игелекле йөрәгең өчен рәхмәт сиңа», – дип язган Энҗе Әхмәдуллина кызның үзенә рәхмәт белдереп. Энҗе Ревиль кызы ассызыклавынча, Айзананың бу изге гамәле – чын ватанпәрвәрлекнең һәм Туган илне саклаучылар турында хәстәрлек күрүнең ачык мисалы.
Ул татлы ризыклар, кофе, дымлы салфеткалар, җылы оекбашлар һәм уңайлы аяк киемнәре кебек тәү чиратта кирәкле әйберләр госпитальдә яткан яугирләргә өйләрен искә төшереп, тизрәк терелергә ярдәм итәр, дип билгеләп үтте. Сугышчыларга шулай ук төрле бинтлар һәм операциядән соң кирәкле пластырьлар, шәхси әйберләрен салу өчен сумкалар һәм рюкзаклар, гигиена кирәк-яраклары һәм хәтта газ баллоннары да бик кирәк.
Яралы яугирләргә ярдәм – ул матди булышлык күрсәтү генә түгел, ә алар турында хәстәрлек күрү, хөрмәт белдерү һәм батырлыклары өчен рәхмәт әйтү дә булып тора.
Һәм кечкенә Айзана тарихы моның ачык дәлиле.