Күзләрендә сабырлык һәм зирәклек чагылган өлкән яшьтәге волонтерлар буш вакытларын изге эшкә – маскировка челтәрләре үрүгә багышлыйлар.
«Без үргән челтәрләр сугышчыларны үлемнән сакласа, изге теләкләр теләп язган хатларыбыз яугирләребезнең хәрби рухын күтәрер дип ышанабыз», – дип фикере белән уртаклашты Гайшә Йосыпова.
Маскировка челтәрләрен авыл мәдәният йортында махсус җайланмада үрәләр, үзләренчә аны, «орган» дип атыйлар. Үзенең конструкциясе белән ул чыннан да әлеге уен коралын хәтерләтә. Ә мәчеттә җәмәгать намазына гына түгел, ә салкын кыр шартларында яшәүче солдатларга окоп шәмнәре ясау өчен дә җыелалар. Ябалаклы авылындагы волонтерлык хәрәкәте шушы башлангычтан барлыкка килгән дә инде.
Хәзер исә коллектив тырышлыгы белән хәрбиләрнең башка заявкалары да үтәлә.
«Суыткычлар, принтерлар, плитәләр, туңдыргычлар, алгы сызыкта хезмәт итүче бер медбрат соравы буенча, хәтта операция өчен карават та сатып алып озаттык», – дип сөйли волонтерлык хәрәкәте активисты Фирүзә Кутлова.
Фәнис Кутлов үзенең гаражында уллары белән махсус хәрби операциягә җибәрү өчен мичләр ясый. Узган елда 20 данәдән торган беренче партиясен җибәргәннәр, быел сугышчыларның теләкләрен исәпкә алып, конструкциягә үзгәрешләр керткәннәр.
Хәзер мич эчендә өч-дүрт окоп шәме яндырып, блиндажны җылытып кына калмыйча, өстенә котелок куеп кайнар ризык әзерләргә дә була.
– Тагын бер яңалык керттем, юеш киемнәрне киптерә алсыннар өчен мичкә менә шундый челтәр куелачак, – дип уртаклашты Фәнис.
Кыш алдыннан җылы киемнәргә аеруча ихтыяҗ зур. Апалар-әбиләр үз оныкларыдай күреп, сугышчыларга йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр.
– Әлбәттә, солдатларыбыз өчен борчылабыз, аларның тизрәк кайтуларын телибез. Оекбашлар эченә хатлар язып салып җибәрәбез, – дип сөйли Клара Фәткуллина.
Авыл кешеләреннән гуманитар ярдәм белән өйдә киселгән токмач, туган як кырларында үскән үләннәрне киптереп ясалган чәй һәм милли ризыклар җибәрелә.
Волонтерлар бу әйберләр сугышчыларга туган якларын, гаиләләрен һәм тыныч тормышны хәтерләтер, дип ышана.