«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы белгечләре СВО ветераннарының тормышын уңайлырак итү буенча мөһим эшләрен дәвам итәләр. Күптән түгел фонд вәкилләре муниципаль комиссия белән берлектә Чишмә районына барып, ике геройга – поселоктан Альберт Габидуллин һәм Арслан авылыннан Наил Гайсинга тиешле ярдәм күрсәтү максатында, торакларын карадылар.
Альберт Габидуллин тарихы – гаҗәеп ныклык һәм ихтыяр көче үрнәге. Сугышчан бурычларны үтәгәндә авыр яралануына карамастан, ул төшенкелеккә бирелмичә, тугры дуслары ярдәмендә Чишмәдә яңа йорт төзеп бетереп килә.
Иптәшләре сөйләвенчә, ул – безнең замананың чын герое, госпитальдә ятканда ремонт белән җитәкчелек итеп кенә калмаган, мөмкинлек туу белән үзе дә төзелештә актив катнашкан.
– Ул чын дус, һәр эшкә җаваплылык белән карый, тугрылыклы кеше, аңа үземә ышанган кебек ышанам, – дип горурланып сөйли иптәше турында Марат Мөэминов.
Тиздән «Ватанны саклаучылар» фонды Альбертка яңа йортын төзекләндерүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк, уңайлы булсын өчен җайлаштырып, барлык шартлар тудырачак.
Арслан авылыннан Наил Гайсин да тормыш иптәше һәм ике баласы өчен бәхет почмагы булдырырга хыялланып, йорт төзи. Әлегә гаилә Дим бистәсендә яши, ә авыл аның өчен – чын юаныч. Участокта мунча, беседка төзеп куелган, эссе җәйләр өчен бассейн бар.
Фонд Наилгә дә гаиләсе белән ял итү һәм тернәкләнү өчен шартлар булдыруда ярдәм кулы сузачак.
«Безнең өчен комплекслы тернәкләндерү системасын үстерү бик мөһим. Сугышчыларга өйләренә кайту белән һәрнәрсәдә ярдәм күрсәтелергә тиеш, һәм без моңа бөтен көчебезне куярбыз», диде фондның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов.
Альберт Габидуллин һәм Наил Гайсинның торакларын карау нәтиҗәләре буенча белгечләр «Акыллы йорт» системасын урнаштырырга тәкъдим иткәннәр. Яраланып өйләренә кайткан сугышчыларыбызга киләчәктә заманча технологияләр ярдәм итәр. Теләгән очракта хәзер гади генә фатирны да яшәү өчен уңайлырак ясап була.
Күз алдыгызга китерегез: утны кабызу, тузан суырткычны эшләтеп җибәрү яки җылылыкны арттыру өчен кәнәфидән торырга кирәкми. Бу гамәлләрнең барысын да смартфондагы төймәгә басып яки тавыш ярдәмендә эшләргә мөмкин. Йорттагы махсус җайланмалар командаларны тыңлый һәм кирәк булганның барысын да эшли.
Моннан тыш, хәвефсезлек максатында һәр бүлмәдә акыллы датчиклар урнаштырыла. Алар төтен чыгуын яки су агып ятуын тоеп шунда ук ветеранның телефонына хәбәр җибәрәчәк. Шулай итеп ул, хәтта башка бүлмәдә булса да, һәрвакыт өйдә нәрсә булганын беләчәк. Бу смартфон тылсымлы таяк кебек. Ул шалтыратып сөйләшү өчен генә түгел, ә бөтен йорт белән идарә итү өчен тәгаенләнгән. Экранга бер басу белән тузан суырткыч роботны кабызырга, бүлмәдәге яктылыкны яки температураны көйләргә мөмкин. Барысы да гади һәм аңлаешлы.
Фонд ветеран йорты чыннан да уңайлы булсын өчен бөтен хәстәрлекне үз өстенә ала. Белгечләр килеп, барысын да урнаштырып һәм көйләп китәләр. Төп максат – ветераннарыбызга йортларын уңайлы итү.
Иң мөһиме: боларның барысы да бушлай эшләнә, түләргә кирәкми. Барлык чыгымнар тулысынча дәүләт фонды тарафыннан каплана. Бу программа бөтен ил буенча тормышка ашырыла. Аның ярдәмендә элеккеге хәрби хезмәткәрләр яралары белән бәйле кыенлыкларны җиңеп, уңайлыклар булган йортта тулы канлы тормыш белән яши алачак.
Бу ике очрак – Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан башкарыла торган күләмле эшнең бер өлеше генә. Бүгенге көндә фонд белгечләре тарафыннан бөтен республика буенча СВО ветераннары яшәгән 140тан артык торак тикшерелгән.
Чишмә районында муниципаль координатор Ксения Бортник һәрвакыт сугышчылар һәм аларның гаиләләре белән аралашып тора, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтә һәм Фонд белән өзлексез элемтәне тәэмин итә.
«Ватанны саклаучылар» фондының БР буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина ассызыклаганча, фонд тарафыннан башкарылган эшләр гади торак мәсьәләләрен хәл итүгә генә кайтып калмый.
«Без ветераннарга һәм аларның гаиләләренә төбәктәге һәм федераль ярдәм чаралары күрсәтүне координациялибез, алар шул исәптән реабилитация үткәндә техник чаралар белән тәэмин ителә, торакларында уңайлы шартлар булдырыла, җайлы кием комплектлары белән тәэмин ителә, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, мәгариф һәм патриотик проектлар гамәлгә ашырыла, адаптив спортка җәлеп ителә, шулай ук республика хөкүмәте белән берлектә торак программалары гамәлгә ашырыла», ди ул.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, махсус хәрби операциягә, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү бүгенге көндә республиканың төп бурычы булып тора, дип ассызыклый.
«Ватанны саклаучылар» фонды – ул гади оешма гына түгел, ул үз гомерләрен хәвеф астына куеп Ватаныбызны саклаучыларга ышанычлы дус һәм ярдәмче. Аларның көндәлек эше – ул җәмгыятьнең һәм дәүләтнең геройлар турында хәстәрлек күрү, кайтканнан соң аларга лаеклы һәм уңайлы тормыш тәэмин итү үрнәге.