БАРЫСЫ ДА ЯРДӘМ ИТТЕ
Район оешмалары коллективлары бер көнлек хезмәт хакы җыйдылар, Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы бу акчага сугышчылар соравы буенча иң кирәкле әйберләрне сатып алды. Район дәваханәсе медикаментлар белән һәм акчалата ярдәм күрсәтте. Аграрчылар һәм фермерлар, гадәттәгечә, юмарт булдылар: бу юлы алар 1100 килограммнан артык ит һәм 10 мең данә йомырка, шулай ук бал тапшырдылар, аның белән Рафаэль Вәлиев тәэмин итте. Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчет тә ярдәм кулы сузды – сарык ите тапшырды, ул, башка итләр кебек, яхшылап төреп ерак юлга әзерләнде, барлыгы сигез суыткыч ит тутырылды.
ЭШМӘКӘРЛӘР ДӘ ЧИТТӘ КАЛМАДЫЛАР
«ОНЕСТ» компаниясе пластиктан эшләнгән әйберләр – чиләкләр һәм тазлар тапшырды. Эшмәкәр Артем Пруденко пилотсыз очкычларны ачыклау өчен биш комплект «Булат-V4» җайланмасын китерде, моңа кадәр дә ул шундый ук биш җайланма тапшырган иде. Азат Терегулов өстәмә фура биреп торды, шуның нәтиҗәсендә Чишмә районы республика конвое составында берьюлы гуманитар йөк төялгән өч машина җибәрә алды. Төзелеш материаллары белән Айдар Нугаев, Марат Исмәгыйлев, Рафаэль Байбурин һәм башкалар ярдәм иттеләр. Авыл биләмәләреннән китерелгән агачлар Караякуп пилорамасында эшкәртелде, Шамил Даутов белән Рәфис Карагулов алардан такталар һәм борыслар ясадылар.
«Башкортстан Республикасы десантчылары һәм спецназчылары берлеге»нең район бүлекчәсе ветераннары да зур өлеш кертте. Алар алгы сызыктагы сугышчылар өчен бортлы «УАЗ», «Урал» мотоциклы, запас детальләр һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләгәннәр.
Һәм, әлбәттә, балаларны да билгеләп үтмичә булмый. Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергә яугирләргә кирәкле әйберләр әзерләгәннәр, хатлар язганнар, открыткалар ясаганнар. Ә Екатерина Кулагина окопларда өйдәгечә җылы халәт булсын өчен кечкенә талисман-чебурашкаларның тулы бер партиясен бәйләгән.
Бүген бу зур эшкә көч һәм күңел салганнарның барысын да санап бетерерлек түгел. Районда яшәүче һәркем үз өлешен кертте.
Сугышчыларыбызга ярдәм итү турында сүз барганда бердәм булуыбызны тагын бер кат расладык.
Һәркемгә чын күңелдән рәхмәт! Халкыбызның бердәмлеге, йөрәк җылысы һәм үзара ярдәм илебезне җиңелмәс итә.