Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 сентябрь , 09:12

Йөрәктән – йөрәккә, авылдан – фрнотка: чишмәләләр җиңүне якынайту өчен берләшә

Чишмә районы халкы махсус хәрби операциянең беренчекөннәреннән үк сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү өчен берләште. Кечесеннән алып олысына, авыллардан алып район үзәгенә кадәр һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Иске Ябалаклы авылы волонтерлары да читтә калмадылар. Иң актив волонтерларның берсе булган Фирүзә Кутлова-Мәхмүтова окоп шәмнәре әзерли башлаган көннәрне искә алды. – Без аларны ясарга остардык инде, парафиннар сатып алып, аларны эретеп кухняда шәмнәр эшләдек. Ярдәмгә күршеләребез, дусларыбыз да килделәр. Бу хакта интернет челтәрләрендә язып чыккач, ярдәм итәргә теләүчеләр саны артты, – диде ул. Аннары шәмнәрне авыл мәчете бинасына җыелып эшли башлыйлар. Рәшидә Сафина, Рамилә Ардуванова, Гайшә Йосыпова һәм башкалар куллары белән коелган шәмнәрнең саны меңгә җитә. Авыл әбиләре дә читтә калмый, яугирләргә җибәрү өчен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр. Дәвамы сайтта

Йөрәктән – йөрәккә, авылдан – фрнотка: чишмәләләр җиңүне якынайту өчен берләшә
Йөрәктән – йөрәккә, авылдан – фрнотка: чишмәләләр җиңүне якынайту өчен берләшә

Тугызынчы «Б» сыйныф укучылары мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе җитәкчелегендә авыл мәдәният йортында хатын-кызларга хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрергә булышалар.

Чишмә район китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә уңган хуҗабикәләр белән бергәләп сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерлиләр. Зур тырышлык салып токмач кисәләр. Бу гади ризык кына түгел, ә илебез чиген саклаучылар өчен йортта пешкән ашны хәтерләтүче туган як символы да. Кискән токмачларның һәрберсе – сугышчыларыбызга рәхмәт, сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайтуларына өмет белдерү.

Новотроицкий авылы китапханәсе актив китап укучылар һәм авыл Советы хезмәткәрләре белән бергәләп «Солдатка хуш исле чәй» акциясе оештырдылар, хуш исле үләннәр – мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, иван-чәй, сырганак, кура җиләге һәм карлыган яфраклары кушып чәй әзерләделәр. Ул салкын көзге көннәрдә сугышчыларыбызны җылытып, иммунитетын ныгытыр.

Дурас мәдәният йортында да авыл халкы солдатларга үлән чәйләре әзерләүдә актив катнашты.

«Яугир егетләребез безнең теләктәшлекне тойсыннар. Туган ягыбыз кырларында үскән хуш исле үләннәрдән пешерелгән чәйләрне эчкәндә аларны онытмавыбызны һәм исән-сау кайтуларын зарыгып көтүебезне белсеннәр», диләр алар ихлас күңелдән җиңүне якынайту өчен уртак эшкә зур тырышлык салып.

Махсус хәрби операция барган төбәктәге сугышчылар өчен китапханә белән берлек-тә гөлҗимеш җыю да оештырылган. Яшь китап укучылар гөлҗимешнең госпитальләрдә яткан яралы яугирләргә шифа бирүен теләп, дәртләнеп җыйдылар.

Күчем авылы да, гадәттәгечә, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнаша, бу юлы әйберләрдән һәм киселгән токмачтан тыш, акча да җыелды. Илмир Йосыпов сарык ите ки-тергән. Караякуп авылындагы пилорам эше төнлә дә туктамый – биредә халык һәм авыл Советлары тырышлыгы белән борыслар һәм такталар әзерләнә.

Чишмә районы – ул картадагы бер атама гына түгел. Ул халкы бердәм булып тупланган төбәк, биредә һәркем Ватаныбызны саклаучы якташына ярдәм кулы сузарга әзер. Бу бәһасез ярдәм: ул солдатларның йөрәкләрен җылыта, җиңүгә өмет өсти һәм ышаныч уята. Бергә булганда без – көч!

Йөрәктән – йөрәккә, авылдан – фрнотка: чишмәләләр җиңүне якынайту өчен берләшә
Йөрәктән – йөрәккә, авылдан – фрнотка: чишмәләләр җиңүне якынайту өчен берләшә
Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас