Укучылар, бигрәк тә, башлангыч сыйныфлар аеруча актив. Каникул алдыннан балалар ата-аналары һәм укытучылары белән бергәләп посылкалар әзерләгәннәр, һәр тартмага теләкләр язылган хатлар һәм күңелгә үтеп керерлек рәсемнәр салганнар. Балаларның ихласлык һәм өмет белән тулы бүләкләре, һичшиксез, адресатларга – блокпостларда, блиндажларда, окопларда булган яугирләргә барып җитәчәк. Бу хатлар солдатлар өчен зур куаныч, алар аны тыныч минутларда укып юаналар, көч алалар, күңелләре тынычланып китә.
Поселокта яшәүче Вера Стручкова пенсиясенең бер өлешен сугышчыларга паёклар алу өчен җыя. Ул район хакимияте бинасының бишенче кабинетында урнашкан Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында еш кунак.
Яңа Ябалаклы авылыннан Кәримә Әхмәтшина һәм Әфкать Вәлиев генератор сатып алганнар, якын көннәрдә аны штабка китерәчәкләр.
Барлык авыл җирлекләрендә яу кырында беренче чиратта кирәкле әйберләр, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, генераторлар, төзелеш материаллары һәм техника ташыйлар. Районның һәр кешесе гомуми эшкә өлеш кертергә тырыша.
Караякуп авылында махсус хәрби операция башланган чорда ук блиндажлар төзү өчен борыс һәм такта әзерләнә. Ихтыяҗ булгач, күптән түгел тагын эш башланган. Караякуп авыл Советы башлыгы Рәфис Карагулов һәм аның фикердәше Шамил Даутов бер генә көнгә дә туктатмыйча эшне җайга салганнар. Башка авыл биләмәләре башлыклары да ярдәм күрсәтә. Ир-атлар көн саен иртәдән кичкә кадәр борыслар һәм такталар әзерлиләр.
«Сугышчыларга аларны онытмауларын, туган яктан һәрвакыт ярдәм җибәрелүен тою мөһим», – диләр караякуплылар.
Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр, кирәкле әйберләр исемлеген ачыклау яки район хакимияте бинасына посылкалар китерү өчен, 8 (34797) 2-06-77 телефоны буенча шалтырата ала.