Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Якташларны йөрәге белән тоя

Бүген без алгы сызыктагы «Рябина» кушаматлы якташыбыз турында сөйләргә телибез. Ул ике ел инде СВО зонасында медротаның реанимация бүлеге санитаркасы булып хезмәт итә. 2023 елның октябрендә ул һәм Чишмә үзәк район дәваханәсенең тагын бер хезмәткәре контрактка кул куеп, һөнәри осталыклары һәм эш тәҗрибәсе таләп ителгән тарафка киткәннәр. Бүген алар иңгә-иң куеп, бер-берсенә ярдәмләшеп бер бригадада хезмәт итәләр.

Якташларны йөрәге белән тоя
Якташларны йөрәге белән тоя

«Рябина» кыенлыклардан беркайчан да курыкмаган. Аның паллиатив бүлектә эшләү тәҗрибәсе бар, ә пандемия кызган чорда ул, табиблар һәм шәфкать туташлары белән бергә, беренчеләрдән булып «ковид зонага» кергән.

Исегездәме, тәүдә барысы да курка иде, – дип искә алды ул. – Куркыныч иде, чөнки нинди чир икәнен белмәдек. Ләкин анда да бит кемдер эшләргә, гомерләрне коткарырга тиеш иде. Дежур торып эшләдек. Аннан соң реанимация бүлегенә күчтем. Махсус хәрби операция башлангач, тәҗрибәм СВО зонасында күбрәк кирәк, дигән карарга килдем. Мин тиз өйрәнәм, холкым чыныккан, әни дә мине хуплады, ул да безнең дәваханәдә санитарка булып эшләде бит, – ди ул.

Шулай итеп, чишмәлеләр бер медротага эләккәннәр. Моның өчен «Рябина»га командирны үгетләргә туры килгән һәм ул якташларының бергә хезмәт итәргә теләвенә каршы килмәгән.

Без анда барыбыз да тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн ялсыз эшлибез, ял тәүлегенә берничә сәгать кенә бирелә. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар – бердәм команда булып хезмәт итәбез, башкача булмый. Иң мөһиме, соңармыйча һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү, шул вакытта барысы да яхшы булачак, – ди хәрби хезмәткәр.

Командировкаларның берсендә, Рәсәйгә эвакуация бортын көткәндә, «Рябина» Башкортстан сугышчыларын күреп ала.

Якташларны йөрәгең белән тоясың. Карыйм – башкорт шевроннары. Яннарына килеп «Башкортстаннанмы?» дип сорадым, баш кагалар. «Кайдан?» дим. Аларның Чишмә районыннан булуын белгәч, ничек шатланганымны күз алдына китерә алмыйсыз. Алар да шулай ук. Иң якын кешеләремне очраткан кебек тоелды. Шунда ук Илдар Фәүзи улы белән элемтәгә кердем (Илдар Әсәдуллин – район хакимияте башлыгы урынбасары, СВО мәсьәләләре буенча куратор – редакция искәрмәсе), алар турында сөйләдем. Берсе авыр яраланган иде, ләкин «Тишина» (позывное шундый) тиз арада аякка басты, хәзер алгы сызыкта Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклавын дәвам итә. Без, мөмкин булганча, телефоннан аралашып, яңалыкларны белешеп торабыз, – ди «Рябина».

Бу көнне палаткалы лагерьда ул сигез якташыбызны очрата. Яралануларына карамастан, алар үзләрен егетләрчә тоталар, һәм «Рябина», мөмкин булганча, аларга ярдәм итә.

Нәкъ менә шул вакытта ул үз урынында булуын, яугирләргә ярдәм итәргә теләвен һәм ярдәм итә алуын тулысынча аңлый.

Яшермим, ялга кайткач кайбер танышларым «Ни өчен балаларыңны калдырып киттең, монда калып та эшли алыр идең, зур акча өчен булса кирәк?!» диләр. Әлбәттә, юк! Сез гомумән нәрсә турында сөйлисез?! Минем акча эшләү турында уйлап та караганым юк. Тәүдә аларга үпкәли идем, хәзер башкача уйлыйм. Ни өчен алгы сызыкта булуымны үзем беләм, шулай ук якыннарым, дусларым, хезмәттәшләрем дә минем тормыш девизым – «авыр булган җирдә ярдәм итү һәм коткару» икәнен беләләр. Бүгенге көнгә кадәр үз сүземә тугры калам һәм карарымны үзгәртергә җыенмыйм. Медротада табиблар да, пациентлар да, кем әйтмешли, бер казаннан ашыйлар. Пешекчебез ялга кайтып киткән вакытта командир мине «кухня белән командалык итәргә» куйды. Сугышчылар да әзерләргә булышалар, беренчедән, игътибарны читкә юнәлтү, икенчедән, вак моторика өчен файдалы. Төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен алар белән сөйләшәбез, күңелләрен күтәреп җибәрәбез, медицина көчле, барысы да яхшы булачак, дибез», – ди ул.

«Рябина» бер яралы турында сөйләде: «Көн саен иртән дүрттә торабыз, чираттагы сменага әзерләнәбез. Бер пациент янәшәдә йөри, безгә ярдәм итәргә тырыша. Ә тавышы шундый моңлы, колакка ятышлы. Җырламыйсыңмы? дип сорыйм. Гражданкада оркестр белән чыгыш ясаган булып чыкты! Мин аңардан җырлавын сорадым, һәм ул иртәнге 5:30 сәгатьтә Мөслим Магомаев репертуарын-нан җырлап җибәрмәсенме! Тавышы шундый чиста! Тән-нәр чымырдап китте. Ул көнне без иртәнге ашка сугышчыларыбызны шулай җырлап уяттык. Кайтып киткәнче гел җырлавын сорадык, һәм ул тәүлек буе җыр башкарырга әзер иде. Җырлары яраланган хәрбиләрне рухландырды. Мөмкинлек булганда татар көйләрен куябыз, әти-әни, туган йорт, тормыш турында җырлар тыңлыйбыз... Барысы да тын да алмыйча тыңлыйлар. Менә шулай җыр белән дә дәвалыйбыз», – дип сөйләде ул.

«Рябина» тарихы – батырлык, мәрхәмәтлелек һәм үз халкыңа карата какшамас ышанычның ачык мисалы ул. Үз алдына Ватанга һәм якташларына хезмәт итү бурычы куйган, игелеге һәм фидакарьлеге белән хәтта кырыс шартларда да йөрәкләрне җылыта алган кеше ул безнең Миләшкәй.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас