Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
24 апрель , 17:00

Ашыгыч ярдәм машинасы шоферыннан башлап санитар инструкторга кадәр...

«Чишмә» позывнойлы сугышчы ел ярым элек контрактка кул куйган, әлеге вакытта хәрби операциядә санитар инструктор булып хезмәт итә. Ул гражданлык тормышында ашыгыч ярдәм машинасын йөрткән, һәм контрактта да нәкъ менә шул турыда, медицина ротасында хезмәт итәргә теләвен язган, шулай ук үзенә хас сыйфатларны – тиз өйрәнүен һәм стресска чыдам булуын ассызыклаган. Башта ул машина йөртүче вазифасын үтәгән, аннары водитель-санитар булган. Чыннан да, яңа эшкә җиңел өйрәнгән һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Ул Гафури районыннан килгән «Антибиотик» позывнойлы медчасть фельдшерыннан кыр шартларында бәяләп бетергесез тәҗрибә туплаган. Яугирләрнең кан тамырына система куярга, инъекцияләр ясарга һәм яраларын бәйләргә өйрәнгән.

Ашыгыч ярдәм машинасы  шоферыннан башлап санитар инструкторга кадәр...
Ашыгыч ярдәм машинасы шоферыннан башлап санитар инструкторга кадәр...

«Хезмәт итә башлаганнан бирле безнең взводта яраланган беркем дә үлмәде, чөнки беренче ярдәм вакытында күрсәтелде. Моннан тыш, яралыларны тиз арада госпитальгә озату да гомерләрне коткаруда хәлиткеч роль уйный», –дип сөйли сугышчы.

Ул өченче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан, ике ялын тактик медицинага өйрәнү өчен файдаланган.

Уфада «Знахарь» укыту үзәгендә курслар үттем. Бу өлкәдә яхшы белгечләрдән белем алу минем өчен зур дәрәҗә. Хәзер Башкорт дәүләт медицина университетының Тактик медицина үзәгендә ординаторлар һәм яугирләр өчен курслар башланды. Ул хәрби хә-рәкәтләр барганда медицина ярдәме күрсәтүгә багышлана. Дәресләрне махсус хәрби операция ветераны – тәҗрибәле табиб-хирург алып бара. Сүз лекцияләр турында гына түгел, ә тыныч тормышта да, сугыш вакытында да гадәттән тыш хәлләргә якынрак шартларда чын практика турында бара. Курслар авыруларны дәвалау күнекмәләрен үз эченә ала: биредә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, жгутлар һәм турникетлар салырга, бандажлар кидерергә, окклюзион пластырьлар ябыштырырга, шулай ук яралының хәлен тотрыкландырырга һәм эвакуацияләүгә әзерләргә өйрәтәләр. Минем командир Уфада махсус курслар ачылуы турында белгәч, Алтайдан һәм Әлшәй районыннан булган тагын ике хәрбине укырга җибәрергә карар итте. Сугыш кырында санитарлар бик кирәк, чөнки берүзеңә берьюлы өч взводта эшләү бик кыен, бигрәк тә һәр минут исәптә һәм солдат гомере куркыныч астында булганда, – ди ул.

Яугир һөнәри осталыгын тикшерү аның өчен зур сынау мөмкинлеге булган бер очрак турында сөйләде.

Без бер төркем солдатлар белән тирә-юньне карап, «чистартып кайту» өчен киттек, безнең командада Чишмә районыннан өч кеше бар иде: мин – санитар инструктор, шулай ук «Сова» һәм «Спортсмен» позывнойлы саперлар.

Җирне миналардан арындырган вакытта фаҗига булды – мина шартлап бер иптәшебез яраланды. Без аны тиз генә хәвефсез урынга күчердек һәм беренче ярдәм күрсәтә башладык. Бәхеткә күрә, сапер костюмы якташыбызның гомерен саклап калды. Яраланган аягын бәйләү өчен берцыны кисәргә туры килде. Аяк табанына кергән кыйпылчыкларны булдыра алганча пинцет белән тазартып жгут салдым һәм барлык кирәкле процедураларны башкардым. Аннары машинага илтеп салдык та госпитальгә алып киттек. Юлга гадәттә сәгать ярым вакыт китсә дә, нибары кырык минут эчендә барып җитә алдык. Госпитальдә аны хирурглар һәм травматологлар кулына тапшырдык. Мин дә өс-башымны алыштырып кереп, хирургларның һәр хәрәкәтен истә калдырырга тырышып операция барышын күзәтеп тордым, бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланды. Соңыннан кирәкле документларны язып, якташны эвакуация автобусына кадәр озата бардым. Шуннан соң гына тыныч күңел белән кире үзебезнең ротага кайтып киттем, – дип сөйләде «Чишмә» позывнойлы яугир.

Сүз уңаеннан, ул һәрвакыт армиядә хезмәт итү турында хыялланган. Ләкин, кызганычка каршы, сәла-мәтлек торышы буенча аны хәрби частьта ук комиссовать итәләр. Моны ул бик авыр кичерә, чөнки чын ир-ат Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш дип тирән ышана, һәм беренче мөмкинлек булу белән контрактка кул куя һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә.

Үз урынымда икәнемне беләм. Мин – санитар инструктор. Күпме солдатларның гомерен коткарып калдым, һәм күпмеләренекен коткара алам әле. Сугышчыларыбызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу һәм уртак җиңү өчен мөмкин булганны да һәм мөмкин булмаганны да эшләячәкмен! – ди ул.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас