Аның хезмәт юлы Угледар юнәлешендә башланган, ә 2023 елда ул Херсон өлкәсенә күчерелгән. Бахмут ягындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, «Терек» разведка бригадасында атучыдан башлап артиллерия батареясы командирына кадәр вазифаларны үтәгән.
«Кадиллак» батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен күп санлы орденнар һәм медальләр, шул исәптән «Сугышчан казанышлар өчен», «Батырлык өчен», «Артиллерия дивизионында хезмәт иткән өчен» медальләре һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аңа шулай ук «Бөтенрәсәй казаклар алдындагы казанышлары өчен» кылыч һәм «Донбасс ирекмәне» билгесе тапшырылган.
Ул Донбасс ирекмәннәре берлеге әгъзасы булып тора һәм илебезне саклауга өлеш кертә алуы белән горурлана.
«Без, Ватанны саклаучылар, үз бурычыбызны үтәп кенә калмыйча, азатлык һәм яшь буынның киләчәге өчен көрәштә ата-бабаларыбыз эшен дәвам итәбез. Без бергә булганда көчле, уртак тырышлык белән җиңү яулаячакбыз», ди «Кадиллак».
Ул хәрби хәрәкәтләр ветераны, бу аның үз иленә тугрылыгын һәм илебез мәнфәгатьләрен сакларга һәрвакыт әзер булуын ассызыклый. Әлеге мәкаләбез герое кебек кешеләр безгә бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм авыр вакытларда ярдәмгә килергә әзер булу кебек сыйфатларның чын үрнәге булып торалар.