Сыер итен күрше Пенза авылыннан сатып алдык. Сатучыга ни өчен алуымны сөйләдем, һәм ул без-гә арзанрак бәягә сатарга булды, җитмәсә үзе китереп тә бирде. Мин аңа аңлавы өчен рәхмәт-лемен, ите әйбәт, димәк, тушенка да сыйфатлы булачак, – диде ул.
Ирле-хатынлы Кәри-мә Әхмәтшина һәм Әфкать Вәлиев махсус хәрби операция барышында уллары Данисны югалтканнар. Йөрәк яралары тирән. Ләкин гаилә бердәмлектә көчле. Алар чын ватанпәрвәрләр, төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утырмыйлар, туган ил сагындагы яугирләребезгә ничек ярдәм итәргә кирәклеген үз үрнәкләрендә күрсәтәләр.
Сугышчыларга җибәрү өчен ит әзерләү көнендә Кәримә апаның Чишмәдә яшәүче кызы Розалина белән оныгы Илназ да кайтканнар иде.
Җаваплы һәм зур эшне дога укып башлар өчен бер авылдашлары да килгән. Сүз уңаеннан, бу рәвешле итне алар беренче тапкыр әзерләгәннәр. Кичтән Кәримә Тәлгать кызы социаль челтәрләргә итне томалап пешерү ысуллырын сорап язган, хатын-кызлар җавап итеп тиз арада рецептлар җибәргәннәр, мул итеп киңәшләрен дә «яудырганнар».
– Авылдашларыбызны җыеп, СВОга җибәрер өчен чәкчәкләр дә пешердек, токмачлар да кистек. Аннары бергәләп утырып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Туган яктан килгән күчтәнәчләр кадерле була ул. Бу юлы үз көчебез белән башкарып чыктык, агинәйне генә чакырдык, – ди Кәримә Әхмәтшина.
Ә ит салынган банкалар белән җибәрү өчен хатларны кызы укыткан 1-нче мәктәп укучылары язган. Розалина үзе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
«Балаларга хәзер нәрсә язарга кирәклеген әйтеп торасы түгел, алар барысын да үзләре белә, геройлар белән кызыксыналар һәм чын патриотлар булып үсәләр», ди ул.
Тушенканы духовкага куйгач, иркенләп аралашырга мөмкинлек булды. Кәримә Тәлгать кызы үзләренең ничек яшәве һәм күңеленә ничек тынычлык табуы турында сөйләде, үз куллары белән эшләгән сувенирларын, кайчагында төннәрен дә бәйләгән пледлар, мунчалалар, шәлләрен күрсәтте. Читтә туку станогы үз чиратын көтә, кул эшләре остасы тиздән алмаз мозаикасын да үзләштерергә планлаштыра. Кәримә Әхмәтшинаның агачтан эшләнгән җайланмада җеп эрләве бик мавыктыргыч күренеш булып чыкты. Оныгы белән «Могҗизалар кыры» шоуына баруы, моның үлгән улының хыялы булуы, ул балачакта җомга кичендә аның белән бу тапшыруны яратып караулары турында сөйләгәндә ул, әйтерсең лә, язмыш җебен әкрен генә бер йомгакка чорнады...
Әзер тушенкалар, яугир егетләргә җибәрү өчен китерелгән башка әйберләр кебек үк, район хакимияте карамагындагы гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырылачак.