Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Туган яктан җылы оекбашлар

Үрге Тирмәдән Рауза Мөслимова район гәзитенең «ВКонтакте» челтәрендә игълан ителгән «Нәфислектә көч» бәйгесендә катнашучыларның берсе. 85 яшьтә булуына карамастан, ул СВОда катнашучы сугышчыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертү ысулын тапкан: Рауза апа махсус хәрби операция башланганнан бирле яугирләр өчен җылы оекбашлар бәйли. Рауза Сәгыйдулла кызы үзе дә сугыш чорында дөньяга килгән, кырык елдан артык кешеләр гомерен саклап фельдшер ярдәмчесе булып эшләгән. Авылдашлары аңа моның өчен бүгенге көндә дә рәхмәтле. Дәвамы сайтта

Туган яктан җылы оекбашлар
Туган яктан җылы оекбашлар

«Медпунктка прививка ясарга алып килгәндә, без еламасын өчен витаминнар бирә, һәрвакыт елмаеп, аркадан сөеп каршы ала идегез. Игелекләрегез өчен рәхмәт сезгә», – дип язган Гөлшат Яхина «ВКонтакте» челтәрендә аның турында.

Рауза Сәгыйдулла кызы авыл тормышында да актив катнаша, күтәренке күңеле һәм эчтәлекле шигырьләре белән авылдашларын сөендерә. Аның хезмәт күргән шәфкатьле куллары бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучыларыбызга җылылык өләшә.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: