Чишмэ
+17 °С
Ясно
Төзекләндерү
18 Мая , 04:58

Яңартылган мемориал ачылды

Чувалкип авылында 1941-1945 елларда Чишмә районы хәрби комиссариаты аша Чувалкип һәм Романовка авылларыннан Бөек Ватан сугышына киткән яугирләргә багышланган мемориал, яңартылганнан соң, кабат ачылды.

Һәйкәл электән «Урал» колхозы көче белән төзелгән. Ә бу юлы төзекләндерү эшләре Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча алып барылды. Яңартылганнан соң мемориал янә хөрмәтле урын алып, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында мәңгелек истәлек булып тора.

Мемориал плитәләрдә намус белән Ватан азатлыгы хакына көрәшкән, яу кырында батырларча башын салган һәм киләчәк буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булган сугышчыларның исемнәре мәңгеләштерелгән.

Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов билгеләп үтүенчә, мемориалны яңарту, тирә-юнен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган, архивтан мәгълүматлар алынган, документлар әзерләнгән, барлык этаплар килешү буенча алып барылган. Ул мондый изге эшләрнең киләчәктә дә дәвам итәчәген ассызыклады.

Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов сүзләренә караганда, шулай ук Кызылгы, Тәпәреш, Абрай һәм Новокиевка авылларында да берничә ел дәвамында һәйкәлләр яңартылган.

Киләсе елда Иске Муса авылындагы мемориалны реконструкцияләү планлаштырыла.

Тантаналы вакыйга уңаеннан Чувалкип һәм Романовка авыллары халкы чакырылды. Чарада проектны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән актив гражданнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл Советы депутаты Роза Хәсәнова, мәсәлән, бу изге эшкә 200 мең сум акча биргән, ә «Үзәк» МТС җәмгыяте 50 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Валентина Тимофеева Романовка авылы халкыннан акча җыюны оештырган. Ул, мемориал ачылышына кунаклар килер һәм Район мәдәният сарае артистлары концерт куяр дип уйламаган идем, ди.

Индира Гарифуллина һәм Ризида Әхмәтшинаның чыгышлары ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылды, мәктәп укучылары сугыш елларына багышланган шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Чара яңартылган мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Яңартылган һәйкәл истәлекле урын гына түгел, киләчәк буыннар өчен тыныч тормыш бүләк итүчеләргә рәхмәт белдерү һәм бердәмлек символы да булып тора.

Яңартылган мемориал ачылды
Яңартылган мемориал ачылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас