Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 август 2024, 09:56

Киров урамында йорт подъездлары ремонтлана

Чишмә поселогының Киров урамындагы күп фатирлы 3-нче йортта подъездларны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

Киров урамында йорт подъездлары ремонтлана
Киров урамында йорт подъездлары ремонтлана

Чишмә поселогының Киров урамындагы күп фатирлы 3-нче йортта подъездларны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

Программаны тормышка ашыру барышында ишек төбенә, беренче баскычка кадәр плитәләр җәелә, тимер ишекләр куела, тәрәзәләр алыштырыла, стеналар һәм түшәмнәр буяла, баскыч култыксалары яңартыла яисә ремонтлана, инженер челтәрләре кабель-каналларга салына һәм яңа почта тартмалары урнаштырыла, – дип аңлатты «Тораксервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.

Без барганда өченче подъездда стеналарны буйыйлар иде. Әлбәттә, бу эш биредә яшәүчеләр өчен кыенлыклар тудыра, әмма нәтиҗәсе сөендерә. Тигез һәм якты стеналар йортка ямь өсти. Штукатур-буяучылар Фатыйма Исламова һәм Винера Суфиянова эшләрен намус белән башкара. Һәрберсенең стажы утыз елдан артык, алар поселоктагы йортларның күбесендә, шулай ук «Аленушка» һәм «Солнышко» балалар бакчаларында да ремонт ясаганнар. Бу подъездда яшәүчеләр аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәләр.

Ә беренче һәм икенче катлар арасындагы стенада рәссам Ришат Шәрипов юртып баручы ат композициясе ясый. Бу йорт өчен шушы тематика сайланган. Рәссам сүзләренчә, атлар энергияне һәм тизлекне символлаштыра һәм кешеләргә уңай кәеф бүләк итә.

Ришат Таһир улының төп эш урыны – поселокның 1-нче мәктәбе, анда аны 40 елга якын сынлы сәнгать укытучысы буларак беләләр. «Күпме еллар эчендә бөтен поселок халкы белән танышмын, урамнан барганда барысы белән дә исәнләшсәң, кулда дактилоскопия югалуы бар»,дип шаярта ул.

Киров урамындагы йортта ремонт дәвам итә. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль, тоткарлыклар юк, биредә яшәүчеләр тиздән яңарып һәм ямьләнеп киткән подъездлар белән соклана алачак.

Шуны ачыклап китик, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ремонт өчен үз акчасын түләми. Агымдагы елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 108 миллион, шул исәптән Башкортстан Республикасы бюджетыннан 97 миллион сум юнәлдерелгән. Бу акчаларга биш муниципалитетта: Уфа, Аскын, Иглин, Чишмә һәм Стәрлебаш районнарында урнашкан 38 күп фатирлы йортның 117 подъездын ремонтлау планлаштырылган.

Киров урамында йорт подъездлары ремонтлана
Киров урамында йорт подъездлары ремонтлана
Автор: Елена Дибаева
Читайте нас