Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
2 август , 12:33

Районда юллар салу дәвам итә

Район хакимияте белән «Ямь» җәмгыяте арасында дүрт контракт төзелгән. Озакламый Первомайский – Ломоносово (700 м), Енгалыш – Лентовка (500 м), Арслан – Дмитриевка (2350 м) һәм Вишневка – Первомайский (500 м) авыллары арасындагы машина юлларына вакланган карьер ташы салыначак.

Районда юллар салу дәвам итә
Районда юллар салу дәвам итә

Район хакимияте белән «Ямь» җәмгыяте арасында дүрт контракт төзелгән.

Озакламый Первомайский – Ломоносово (700 м), Енгалыш – Лентовка (500 м), Арслан – Дмитриевка (2350 м) һәм Вишневка Первомайский (500 м) авыллары арасындагы машина юлларына вакланган карьер ташы салыначак.

Узган елда үзебездә, «Ямь» предприятиесендә, таш ваклау комплексын эшләтеп җибәрдек, бу исә шактый экономия ясап районда юллар салу һәм ремонтлау өчен материал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Агымдагы елда «Ямь» җәмгыяте вак ташны сыйфатлы итеп салу өчен юл катогы, шулай ук ике берәмлек махсус техника – «МАЗ» сатып алды. Электән дә республика программасы буенча безгә ике «МАЗ» бирелгән иде, дип ачыклык кертте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Узган елда Чишмә районында 22,3 километр юлга карьер материалы салынган.

Авыл территорияләрен үстерү һәм төзекләндерү буенча эшләрнең Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән гамәлгә ашырылуын исегезгә төшерәбез.

Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республикада 1000 километрдан артык юлларны ремонтлау планлаштырыла.

Районда юллар салу дәвам итә
Районда юллар салу дәвам итә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: