Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
2 август , 10:59

Җиңү паркы биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрде

Чишмәдә 20 мең квадрат метрдан артык территориядә «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә заманча Җиңү паркы проекты гамәлгә ашырылды. Территорияне төзекләндерү хронологиясен корреспондентларыбыз материаллары буенча 2019 елдан башлыйбыз. Әле биш ел элек кенә парк территориясе бөтенләй башкача иде.

Җиңү паркы биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрде
Җиңү паркы биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрде

Чишмәдә 20 мең квадрат метрдан артык территориядә «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә заманча Җиңү паркы проекты гамәлгә ашырылды.

Территорияне төзекләндерү хронологиясен корреспондентларыбыз материаллары буенча 2019 елдан башлыйбыз. Әле биш ел элек кенә парк территориясе бөтенләй башкача иде.

Шул елда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү эшләрен башкаруга бюджеттан акча бүленде һәм Җиңү паркы мәйданына брусчатка салына башлады. Ниятләнгән эш 2020 елда гамәлгә ашырылып та куйды.

Программаны тормышка ашыру барышында Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабында балалар мәйданчыгы урнашкан зур кыр урынында матур аллея барлыкка килде. Төз чыршы үсентеләре утыртылды, ә бер елдан соң сүтеп алынган балалар мәйданчыгы урынына йомшак резина өслекле яңасы урнаштырылды. Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабына барлыгы 11 миллион сумнан артык акча тотылды.

Алдагы елларда да эш тукталмады, кече архитектура формалары, эскәмияләр, өстәмә яктырту өчен ут баганалары куелды. Икенче чиратта кабырчык сыман сәхнә комплексы, бәдрәф модуле урнаштырылды, бордюрлар һәм брусчаткалар салу дәвам ителде, чәчәк клумбалары, балалар шәһәрчеге һәм скейтпарк ясалды.

Поселок халкы берничә тапкыр төзекләндерү объектын сайлау өчен тавыш бирүдә катнашты. Ә 2023 елда «Ми-24» хәрби вертолетына һәйкәл ачуда Радий Хәбиров катнашты, һәм шул уңайдан чишмәлеләрнең шатлыгын уртаклашты.

Хәзер Җиңү паркында күп катлы бетон эскәмияләр, парк символы булып торган йолдыз куелган постамент һәм җәяүлеләр өчен тротуар барлыкка килде. Йөрәк һәм ел саннары рәвешендәге кече архитектура формалары район халкы яратып фотога төшкән урыннарга әверелде. Ә кыш көне парк территориясендә шугалак эшли, купшы чыршылар янында таулар һәм әкият геройлары белән шәһәрчек урнаштырыла.

Күпләр кичләрен ямьле Җиңү паркында саф һавада йөрергә ярата. Яшь парлар республика башкаласыннан ук килеп, безнең поселок ЗАГСында никахлаша. Ә районда туып үсеп, бүгенге көндә башка төбәкләрдә яшәүчеләр матур үзгәрешләргә карап соклану өчен киләләр.

Биредә район хакимияте тырышлыгы белән тәртип саклана, һәм өзлексез рәвештә уңай үзгәрешләр һәм реконструкцияләр кертелә.

Җиңү паркы биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрде
Җиңү паркы биш ел эчендә танымаслык булып үзгәрде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: