Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 апрель , 09:48

Шимбә өмәләре бердәм үтә

Кыштан соң тәртип урнаштыру мәсьәләсе һәр җирдә көнүзәк тема булып кала. Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Булат Вәлиуллин «БСТ» телеканалында «Честно говоря» тапшыруында туры эфирда чыгыш ясап, поселок халкының территорияләрне җыештыруда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Шимбә өмәләре бердәм үтә
Шимбә өмәләре бердәм үтә

Кыштан соң тәртип урнаштыру мәсьәләсе һәр җирдә көнүзәк тема булып кала.

Шимбә өмәләренә чыккан торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә битараф булмаган район халкының да актив ярдәм итүе куанычлы.

Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Булат Вәлиуллин «БСТ» телеканалында «Честно говоря» тапшыруында туры эфирда чыгыш ясап, поселок халкының территорияләрне җыештыруда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тапшыруны алып баручыны поселокта өмәләрнең ничек үтүе һәм шәһәрдәгедән кайсы ягы белән аерылып торуы турындагы сорау кызыксындырды.

Поссовет башлыгы яз көннәрендә район үзәгендә ни рәвешле тәртип урнаштырылуы турында сөйләде.

Оешмалар хезмәткәрләре өмәгә эш вакытында, ә үзләре яшәгән күп фатирлы йорт алларын һәм шәхси ихаталар тирә-юнен җыештырырга эштән соңгы сәгатьләрдә чыгалар, дип хәбәр итте Булат Вәлиуллин.

Туры эфир поселокның Социалистик урамындагы күп фатирлы 19-нчы йорт алдында үтте.

Актив кешеләр бар, ләкин, кызганычка каршы, алар күп түгел. Халык урамга чыгып өмәләр оештыра, диде Булат Салават улы.

Ул шулай ук поселокта яшәүчеләр шәһәр халкыннан берни белән дә аерылмый, һәр кеше урамнарның ямьле һәм чиста булуын, чәчәкләргә күмелеп утыруын тели. Без һәркемне әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә чакырабыз, дип билгеләп үтте.

«Честно говоря» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов фикеренчә, халыкны территорияләрне төзекләндерү буенча файдалы эшкә җәлеп итү, хәтта мәҗбүри булса да, дөрес юл. Чөнки бу эштә коммуналь хезмәткәрләрнең тырышлыгы гына җитми.

Район хакимиятендә билгеләп үтелүенчә, 3 апрельдән санитар айлык башланды. Район территориясендә шимбә өмәләре атна саен оештырылачак.

Шимбә өмәләре бердәм үтә
Шимбә өмәләре бердәм үтә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: