Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
29 март , 11:52

Юлларга салкын асфальт салына

Чишмә поселогында ике атна элек юллар төзекләндерелә башлады

Юлларга салкын асфальт салына
Юлларга салкын асфальт салына

Юлларны вакытлыча тигезләү чарасы буларак, чокырларны ремонтлау өчен, гадәттә, салкын асфальт кулланыла.

Чишмә поселогында, беренче эш итеп, Киров урамындагы (Шоссе урамыннан Гыйззәтуллин урамындагы юл чатына кадәр) иң проблемалы участок ремонтлана башлады. Чокырларны ямауда катнашкан «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләренең эш көне иртәнге сәгать биштә башлана. Салкын асфальт суыкка чыдам булуы белән әйбәт, ди «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Динар Әсәдуллин.

Ул асфальт-бетон юлларны, урамнарны, тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын, йорт аллары территорияләрен ремонтлау өчен әзер материал. Әгәр барысы да инструкция буенча эшләнсә, зарланырга сәбәп юк асфальт озакка җитәчәк. Температура үзгәреше дә сыйфатка әлләни тәэсир итми. Эш барышы шундый: чокыр-чакырлардан пычрак су, ком-таш суыртып алына, юл өслеге җылытыла һәм салкын асфальт-бетон салына. Һава дымлылыгы планны үтәргә мөмкинлек бирмәсә, чокырларны ремонтлау, әлбәттә, туктатып торыла. Барыбыз да машинада йөрибез, шуңа күрә ремонтны никадәр иртәрәк тәмамласак, безнең адреска әйтелгән усал сүзләрнең шулкадәр азрак булачагын яхшы аңлыйбыз.

Революция, Елга аръягы урамнарындагы юллар ремонтланды, бүгенге көндә Елга аръягы бистәсендә Үзәк урамда юлларны төзекләндерү дәвам итә, дип эшләр барышы белән таныштырды Динар Илдар улы.

«Ямь» җәмгыяте урау юлларның сыйфаты өчен дә җаваплы. 1 апрельдән тимер юл кичүе вакытлыча капиталь ремонтка ябылу сәбәпле, машиналар поселокка Чишмә авылының Колхоз, Яшьләр урамы һәм Тәҗрибә бистәсе аша үткән урау юлдан йөри алачак.

«Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Динар Әсәдуллин билгеләп үтүенчә, Яшьләр урамындагы юл ике яклы итеп киңәйтелгән.

Моның өчен башта юл буендагы агачлар һәм куаклар тамырлары белән казып алынды. Аннары вак таш салынды, эшләрнең бер өлеше гыйнвар аенда ук башкарылды. Дүрт берәмлек техника һәм юлчылар бригадасы эшләде, хәзер урау юлдан имин йөрергә була, дип аңлатты Динар Илдар улы.

Исегезгә төшерәбез, Чишмә поселогында узган елда вак таш җитештерелә башлады, бу юл эшләре чыгымнарын шактый киметергә һәм башкарылган эшләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Юлларга салкын асфальт салына
Юлларга салкын асфальт салына
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: