Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
10 ноябрь 2023, 12:16

Калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.

Чираттагы бер өмәдә Калмаш зиратын җыештырырга булганнар. Эш иске тирәкләрне кисүдән башланган. Бер авылдашлары зират коймасын яңартырга тәкъдим иткәч, башкалар да аның сүзен хуплаган.

Калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.
Калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.

Чираттагы бер өмәдә Калмаш зиратын җыештырырга булганнар. Эш иске тирәкләрне кисүдән башланган. Бер авылдашлары зират коймасын яңартырга тәкъдим иткәч, башкалар да аның сүзен хуплаган.

Бездә халык бик актив һәм тату, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Мин үз тәкъдимем турында авылдашлар төркеменә яздым һәм кешеләр шунда ук җавап бирделәр, шул ук көнне 40 мең сум акча җыйдык. Бу акчага агачларны кисү өчен техника ялладык һәм койма өчен материалларның бер өлешен сатып алдык. Акча тупланган саен, эшләр планы да артты, – ди әлеге эшләрне тәкъдим итүче Ильяс Байков.

Шул рәвешле авыл уңганнары корыган агачларны кискәннәр, зират территориясен җыештырганнар, профнастил белән 310 метр койма тотканнар, зират янына кую өчен мәгълүмат стендына заказ биргәннәр.

Авыл халкы Калмашта яшәүче битараф булмаган якташларына һәм техника биргән «Ямь» җәмгыятенә рәхмәт белдерә.

Калмашлылар зиратны төзекләндерү эшен дәвам итәчәк, киләчәктә тулысынча койма тоту планлаштырыла.

Авыл халкы Нарат урамындагы юлны да ремонтларга карар иткән, аны үз көчләре белән күтәргәннәр. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ярдәмендә дүрт машина (35әр кубометр) вак таш бирелгән.

2023 елда Калмашта Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча су белән тәэмин итү системасының бер өлеше дә алыштырылган.

Калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.
Калмашлылар ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл зиратын төзекләндерергә карар иткәннәр.
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: