Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
14 август 2023, 15:36

Ремонт эшләре тәмамланып килә

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Мәктәптә белем бирү системасын модернизацияләү» федеральпрограммасы кысаларында 2026 елга кадәр Чишмә районында барлык 26 мәктәпне капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Ремонт эшләре тәмамланып килә
Ремонт эшләре тәмамланып килә

Шул турыда мәгълүмат алу өчен мәгариф идарәлегенең хуҗалык-эксплуатация конторасы начальнигы Альбина Салиховага мөрәҗәгать иттек.

Быел дүрт уку йортында ремонт эшләре бара. Бу – поселокның 4нче, Чишмә авылының 2нче, шулай ук Шөнгәккүл һәм Иске Муса мәктәпләре. Аларны ремонтлауга 193 миллион сумнан артык акча бүленде. Программаны гамәлгә ашыру буенча эшләр, укулар дәвам итсә дә, яздан ук башланды. Бүгенге көндә эшләрнең төп күләме башкарылган инде.

– Ремонт барган барлык уку йортлары – 2нче һәм 4нче урта мәктәп биналары алгы яктан металл пакетлар, ә Иске Муса һәм Шөнгәккүл мәктәпләренеке сайдинг белән тышлана, электр уты үткәрелде, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылды, этажлар арасында хром белән капланган баскыч култыксалар урнаштырылды, идәннәргә линолеум һәм плитәләр җәелде, стеналар штукатурланды һәм буялды, «Армстронг» тибындагы асылмалы түшәмнәр куелды, – дип билгеләп үтте Альбина Салихова. – 2нче мәктәптә тулысынча, ә Шөнгәккүл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар бинасында җылыту системасы алыштырылды, Иске Муса мәктәбе бинасына яңа түбә ябылды.

Барлык мәктәпләр видеокүзәтү системасы һәм автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылды.

Бүгенге көндә Шөнгәккүл һәм Иске Муса мәктәпләрендә эшләр күләме күбесенчә тәмамланган. Парта-урындыклар, интерактив такталар, музыка һәм спорт җиһазлары китерелә.

Тиздән калган ике мәктәптә дә ремонт эшләре тәмамланачак. Ремонтланучы мәктәпләрнең территорияләрен сентябрь ахырына кадәр тәртипкә китерү планлаштырыла.

Ремонт эшләре тәмамланып килә
Ремонт эшләре тәмамланып килә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: