Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 июль 2023, 09:52

«Җиңү» паркында Геройлар аллеясы булачак

Башта «уңайсыз» да, «ерак» та булган «Җиңү» паркын да ошата башладык. Ә ул, барыбызның да уртак көч ярдәмендә матурланганнан матурлана, үзгәрә бара.

«Җиңү» паркында Геройлар аллеясы булачак
«Җиңү» паркында Геройлар аллеясы булачак

Башта «уңайсыз» да, «ерак» та булган «Җиңү» паркын да ошата башладык.

Ә ул, барыбызның да уртак көч ярдәмендә матурланганнан матурлана, үзгәрә бара.

Әлеге вакытта парк территориясендә башкарылган эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру-2022» проектында тавыш бирү ярдәмендә мөмкин булды. Сезнең белән бездән бер минутлык эш – паркны ямьләндерү өчен тавыш бирү генә таләп ителде. Арытаба хакимият тырышлыгы белән республика һәм федераль бюджетлардан кирәкле күләмдә акча бүлеп бирелде.

Әлеге вакытта Чишмә поселогында «Җиңү» паркын реконструкцияләү программасы гамәлгә ашырыла, бу хакта Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сөйләде:

Паркта булачак Геройлар аллеясы төзелеп бетеп килә. Брусчатка җәелгән инде. Соңрак биредә районның тугыз легендар шәхесенә бюстлар куелачак, – диде ул.

Күпергә керү юлы да бизәләчәк: уңда символик йолдызлы постамент, сулда төрле биеклектәгее эскәмияләр һәм чәчәк түтәлләре, иллюминация белән 4,5 метрдан да биегрәк йолдыз булачак. Бу эш белән армый-талмый Әнәс Сәләмов һәм Фидаил Акбердин мәшгуль. Сез аларның хезмәт җимешләре: календарьдагы саннар, парк күперендәге «Новых побед», күпләр фотога төшәргә яраткан йөрәк рә-вешендәге «Чишмы – это мы» язулары белән таныш инде.

«Җиңү» паркында Геройлар аллеясы булачак
«Җиңү» паркында Геройлар аллеясы булачак
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: