Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 июль 2023, 15:07

Игътибар үзәгендә – күпер

Атна башында Дурас – Яңа Усман юлындагы күпернең плитәләре җимерелде. Чишмә поселогының юл ремонтлау-төзү идарәлеге (ДРСУ), юлларны хезмәтләндерүче оешма буларак, күперне ныгыту буенча эш алып барды.

Игътибар үзәгендә – күпер
Игътибар үзәгендә – күпер

Атна башында Дурас – Яңа Усман юлындагы күпернең плитәләре җимерелде.

Чишмә поселогының юл ремонтлау-төзү идарәлеге (ДРСУ), юлларны хезмәтләндерүче оешма буларак, күперне ныгыту буенча эш алып барды. Әмма социаль челтәрләрдә ремонт эшләре ашык-пошык кына эшләнде һәм бераздан күпер кабат яраксыз хәлгә киләчәк, дип зарланучылар бар. Бу турыда төгәлрәк белү өчен Чишмә ДРСУның баш инженеры Павел Романовка мөрәҗәгать иттек.

Чишмә районында М-5 «Урал» – Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә юлында машиналарның авырлыгын үлчәү пункты урнаштырылгач һәм файдалануга тапшырылгач, йөк төягән барлык зур машиналар штраф түләүдән качып урау юлдан, Дурас – Яңа Усман юлыннан, йөри башлаганнар.

15-20 тоннага кадәр йөк күтәрүгә исәпләнгән күпер авырлыгы рөхсәт ителгән нормадан дүрт тапкырга артып киткән машиналарны күтәрә алмый. Һәм, әлбәттә, плитәләр «уйный» башлый. Юллар да күпкә тизрәк туза. Йөк машиналары йөрүдән тукталмаса, проблема якын арада кабатланырга ихтимал. Тагын кайчан җимереләчәген беркем дә төгәл әйтә алмый. Мәктәп автобусларының да нәкъ менә шушы юлдан йөрүен билгеләп үтик, – ди Павел Романов.

Баш инженер хәбәр итүенчә, 12 июльдә югарыда әйтеп үтелгән күпернең яртысы төшеп утырган, юл хезмәткәрләре аварияләрне кисәтү өчен шул ук кичне юл билгеләре урнаштырганнар. Ә иртәнгә күпер юлының икенче ягы да җимерелгән. Кем белә, бәлки, төнлә тагын фуралар узгандыр. Бу участокта плитәләр алыштырылган.

Ләкин зур йөк машиналары хәрәкәте туктамаса, ремонт кына ярдәм итмәячәк, – дип ассызыклый баш инженер.

Бу автомобиль юлында 70-80нче елларда төзелгән дүрткүпер урнашкан. Юл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре тарафыннан күперләрдәге җитешсезлекләр ачык-ланган.

Өч күпердә дә аркылы борысларны, тимер-бетон плитәләрне һәм асфальт-бетон юл өслеген алыштырасы бар. Күперләр машина юлларын карау буенча контракт хисабына агымдагы елда ремонтланачак.

Ә Дим елгасы аша салынган күперне яңартып кору таләп ителә. Күперне реконс-трукцияләүгә проект документациясен әзерләү мәсьәләсе 2024-2026 елларга территориаль заказ объектлары исемлеге төзелгәндә каралачак. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре зур йөк машиналарын бу күпердән үткәрмәү максатында Дурас – Яңа Усман юлында күзәтчелек итә.

Игътибар үзәгендә – күпер
Игътибар үзәгендә – күпер
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: