Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 июль 2023, 10:36

Фатирларда җылырак булыр

«Чишмәэнергосервис» предприятиесе, көннәр чиктән тыш эссе торуына карамастан, Приуралье бистәсендә Ленин урамының 81, 85, 91,97 һәм 101нче йортларның җылылык торбаларын алыштыру буенча эш алып бара.

Фатирларда җылырак булыр
Фатирларда җылырак булыр

«Чишмәэнергосервис» предприятиесе, көннәр чиктән тыш эссе торуына карамастан, Приуралье бистәсендә Ленин урамының 81, 85, 91,97 һәм 101нче йортларның җылылык торбаларын алыштыру буенча эш алып бара.

Торбаүткәргечләрнең югары сыйфатлы булуы һәм җылыны читкә чыгармый торган яңа материал белән төрелүе аркасында йортлар җылылык белән яхшырак тәэмин ителәчәк.

– Торбаларны ике өлештән торган пенополиуретан белән урыйбыз һәм өстеннән махсус кара тасма белән чорныйбыз, ә элек, чагыштыру өчен, җылылыкны саклау өчен пыялалы мамык кулланыла иде. Яңа технология торбаларны җылылык энергиясе югалудан саклый, – дип аңлатты «Чишмәэнергосервис» җәмгыятенең баш инженеры Рөстәм Уразбахтин.

Моннан тыш, казаннарны һәм җиһазларны берьюлы алыштырып поселокның ике котельныен яңартып кору планлаштырыла. Аларның берсе Ленин урамы, 41 адресы буенча урнашкан 3нче үзәк котельный, ул поселокның яртысын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә. Ә икенче котельный Шикәр заводы бистәсен хезмәтләндерә һәм Тынычлык урамы, 1а адресы буенча урнашкан. Әлеге вакытта аның казаннарының берсе Нефтекама шәһәрендә капиталь ремонтлана.

 

Фатирларда җылырак булыр
Фатирларда җылырак булыр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: