Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 июль 2023, 19:45

Карамалылар өчен тренажерлар

Күптән түгел нибары 50 кеше яшәгән Карамалы авылында «Анык эшләр» программасы буенча спорт җайланмалары урнаштырылды. Чишмә урамындагы балалар мәйданчыгына «Чаңгы», «Супер Твистер» тренажерлары һәм ял итү өчен эскәмия куелган, ул да «Бердәм Рәсәй» партиясе программасы буенча сатып алынган.

Карамалылар өчен тренажерлар
Карамалылар өчен тренажерлар

Авыл биләмәсендә яшәүче барлык халык өчен бер үк шартлар тудырырга кирәк, дип исәпли Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин.

Күптән түгел нибары 50 кеше яшәгән Карамалы авылында «Анык эшләр» программасы буенча спорт җайланмалары урнаштырылды. Чишмә урамындагы балалар мәйданчыгына «Чаңгы», «Супер Твистер» тренажерлары һәм ял итү өчен эскәмия куелган, ул да «Бердәм Рәсәй» партиясе программасы буенча сатып алынган.

Оныкларыбызга уйнар өчен урын булуына шатбыз, бик рәхмәтлебез. Алар белән балалар мәйданчыгына барып, рәхәтләнеп шөгыльләнәбез, – диде Зөлфия Кандарова.

«Анык эшләр» проекты буенча авыл Советы карамагындагы дүрт торак пунктта балалар мәйданчыклары урнаштырдык. Беренчесе Сафар авылы балалары өчен булды. Үзәк усадьбада 920 кеше яши, балалар да күп. Әлеге вакытта Сафар, Өйдрәк һәм Карамалы урамнарында тренажерлы мәйданчыклар бар. Авыл халкы арасында бирегә килеп шөгыльләнүчеләр күп. Кичләрен саф һавада йөрергә чыгучылар да тренажерлар янына тукталалар. Бу тирәдән узганда шатлык хисе биләп ала. Ватмасыннар гына! – дип үз теләген белдерде 20 ел авыл биләмәсе башлыгы булып эшләүче Илдар Байбурин.

Ә авыл биләмәсе территориясендә урнашкан тугыз зиратны төзекләндерү белән старосталар һәм халык шөгыльләнә. Биләмә башлыгы авыл Советына булышлык күрсәтүче «Нурис» җәмгыяте, хосусый предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклар җитәкчеләре турында уңай фикерен белдерде.

 

Карамалылар өчен тренажерлар
Карамалылар өчен тренажерлар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: