Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
30 июнь 2023, 11:39

Капиталь ремонт – мәктәп юбилеена бүләк

«Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» төбәк проекты буенча Шөнгәккүл мәктәбенә капиталь ремонт ясала.

Капиталь ремонт – мәктәп юбилеена бүләк
Капиталь ремонт – мәктәп юбилеена бүләк

Бүгенге көндә эшчеләр стеналардан һәм түшәмнәрдән иске штукатурканы куптарганнар, идән өслекләрен, барлык тәрәзәләрне алыштырганнар, бина тирәсендәге нигез буйларын тәртипкә китергәннәр. Әлеге вакытта мәктәпнең алгы ягындагы стенасын тышлау, бинаны сайдинг белән җылыту тәмамланып килә.

Мәктәп эчендәге стеналар буяу өчен әзерләнә, «Армстронг» тибындагы асылмалы түшәмнәр куела, баскычлар керамогранит белән тышлана. Янгынга каршы тимер ишекләр урнаштырылган, чиратта – кабинетларга агач ишекләр кую.

– Ремонт республика Башлыгы аппараты контролендә, шушы көннәрдә комиссия килде. Алар эшләрнең 70 процентка башкарылуын бәяләде. Объектта 20ләп кеше эшли, – дип билгеләп үтте «Мир» подряд оешмасы прорабы Ефим Пискунов.

– Ремонт мәктәп юбилеена яхшы бүләк булачак. Мәктәпнең төп бинасы 1968 елда төзелгән, ә башлангыч сыйныфлар өчен 160 урынлык янкорма 1992 елда салынган, – диде мәктәп директоры Иршат Ишбулатов.  

Ремонт эшләреннән тыш, мәктәпне укыту һәм тәрбияләү өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итү дә каралган.

– Мәктәпнең яңартылуын күрү бик күңелле, – диде безгә ишек төбендә очраган 11нче сыйныф укучысы Айдар Галләмов. 

Яңа уку елында Шөнгәккүл урта мәктәбендә 350дән артык укучы белем алачак.

2023 елда районда дүрт белем учагын капиталь ремонтлауга киткән инвестицияләрнең гомуми күләме 160 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Капиталь ремонт – мәктәп юбилеена бүләк
Капиталь ремонт – мәктәп юбилеена бүләк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: