Чишмэ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 Май 2023, 15:29

Беркем дә онытылмас...

Бәрсүәнбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә куелган обелиск төзекләндерелде.

Беркем дә онытылмас...
Беркем дә онытылмас...

Тирә-юнь тәртипкә китерелде, профнастилдан яңа койма куелды.

Төзелеш материаллары белән Филүс Якупов тәэмин итте.

– Безнең авылдан 167 кеше фронтка киткән, шуларның 107се сугыш кырыннан кайтмаган. Истәлекле урынны төзекләндерү – безнең тыныч тормышта яшәвебез хакына үз гомерен биргән авылдашларыбызны хөрмәтләп башкарган эшебезнең кечкенә бер өлеше, – ди авыл клубы мөдире Тәнзилә Садыйкова.

Өмәдә Нәзир һәм Альберт Хәмитовлар, Кәүсәр Ваһапов, Рим Хөсәенов, Мәгафур Миңнебаев, Самих Гәрәев, Илдар Фәйзуллин актив катнашкан. Фәнилә Якупова белән Тәнзилә Садыйкова аклау һәм буяу белән шөгыльләнгән.

Бәрсүәнбашлылар безгә үз гомерләре бәрабәренә тыныч һәм азат тормыш бүләк иткән авылдашлары истәлеген мәңге онытмаслар һәм хөрмәт белән искә алырлар!

Беркем дә онытылмас...
Беркем дә онытылмас...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: