Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
15 февраль 2023, 12:04

Районда дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла

«Башкортстан Республикасының мәктәптә белем бирү системасын камилләштерү» төбәк проекты 2026 елга кадәр исәпләнгән. 2023 елга Чишмә районында дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Районда дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла
Районда дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла

Бу программа буенча әлеге мәгариф учреждениеләрендә нәрсәләр планлаштырыла? Капиталь ремонт эшләре кайчан башланачак? Мәктәпләрне җәйге өч айда файдалануга тапшырырга өлгерерләрме?

«Чишмә» гәзите хәбәрчесенең шушы һәм башка сорауларына район мәгариф идарәсе начальнигы Зилә Ямалетдинова җавап бирде.

– Зилә Равил кызы, гомумән алганда, бу проектта катнашачак мәктәпләр ничек сайлана? Һәм ни өчен узган елда Бәкәй, Калмаш һәм Енгалыш белем бирү учреждениеләре сайлап алынды?

– Барыннан элек, күзәтчелек органнары күрсәтмәләре буенча тикшерү үткәрелде. Беренче чиратта кайда ремонт таләп ителүе ачыкланды.

– Быел әлеге проект буенча районның кайсы мәктәпләре ремонтлануы билгелеме?

– Әйе, билгеле. Бу Чишмә поселогының 2нче һәм 4нче, шулай ук Шөнгәккүл һәм Иске Муса авыллары мәктәпләре.

– Зилә Равил кызы, әле проект нинди стадиядә? Эшләр башлану вакыты билгелеме?

– Әлеге вакытта капиталь ремонт эшләрен башкарачак подрядчыларны билгеләү өчен бәйге үткәрелә. Соңрак алар белән контракт төзеләчәк. Быел дүрт мәктәпне капиталь ремонтлау өчен генә дә 160 миллион сумнан артык акча бүленде. Территорияләрне төзекләндерү өчен дә бөтен сметалар тапшырылды, моның өчен 60 миллион сумнан артык акча билгеләнгән, хәзер ахыргы нәтиҗәне көтәбез. Мәктәпләрне җиһазландыруга 33 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, проект федераль, республика һәм муниципаль бюджеттан финанслана. 

– Узган елда Чишмә районында берничә ай эчендә өч мәктәп ремонтланды. Укытучылар, ата-аналар, балалар да борчылдылар. Подрядчыларга да зур күләмле эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу авыр булды.

– Әйе, узган елгы тәҗрибә шуны раслады: мәктәпләрне җәйге каникуллар чорында гына ремонтлап бетерү мөмкин түгел. Шулай да ремонтны вакытында тәмамладылар һәм хәзер барлык белем бирү учреждениеләре эшли. 2022 елда әлеге проект буенча Чишмә районында Калмаш, Бәкәй, Енгалыш мәктәпләренең 56 миллионнан артык сумга ремонтлануын билгеләп үтәсем килә. Енгалыш мәктәбен ремонтлау үзенчәлекле булды, чөнки бина мәдәни мирас объектлары исемлегендә. Шуңа күрә аның һәр сантиметры тарихка зыян китермичә, бик сак капиталь ремонтлауны таләп итте.

Сезнең сорауга әйләнеп кайтып шуны әйтәсем килә, капиталь ремонт вакытын чикләү көнүзәк мәсьәлә булды. Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан шундый карар кабул ителде: контрактка кул куелу белән әлеге мәктәпләрдә ремонт эшләрен башларга мөмкин булачак.

– Ә укулар кайда дәвам итәчәк?

– Чишмә районы мәгариф идарәсе тарафыннан юл картасы эшләнде. Анда 2023 елда программага эләккән мәктәпләрдә укучыларның кайда белем алачагы билгеләнгән. Аларны ремонт барган вакытта кабул итәчәк мәктәпләр билгеле инде.

– Бу якындагы мәктәпләрме яки башка вариантлар бармы?

– Беренче чиратта, күрше мәктәпләргә күчерәчәкбез. Әлбәттә, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү оештырылачак. Бу вакытлыча үзгәрешләр укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре өчен авырлык китермәс, балалар уку елын тыныч кына тәмамлый алыр, дип уйлыйм. 

– Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров әйтүенчә, безнең бурыч – Чишмә районының барлык мәктәпләрен «Башкортстан Республикасының мәктәптә белем бирү системасын камилләштерү» төбәк проекты буенча ремонтлау. Бу мөмкин эшме?

– 2024 елда биш мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Бу – барлык филиаллары белән Алкин-2 мәктәбе һәм гимназия.

 

Ата-аналар штабы һәм электрон китапханәле мәгълүмат үзәге

Чишмә районында быел капиталь ремонт узачак мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары рәисләреннән махсус штаб булдырылды.

Поселокның дүртенче мәктәбе директоры Резида Мәүлетова хәбәр итүенчә, капиталь ремонт мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы үткән инде. Шушы көннәрдә тагын бер очрашу планлаштырыла.

– Тәүдә ата-аналар советы белән берлектә гомуми дизайнны билгеләргә кирәк. Бу коллектив чишелеш таләп итә торган бурыч, балаларга да ошасын, әти-әниләр дә канәгать калсын, һәм безнең тәкъдим мәктәпне яңартып ремонтлау проектының бердәм концепциясен бозмасын иде. Киләсе елда мәктәп 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Истәлекле вакыйга алдыннан мондый үзгәрешләр булуы сөендерә. Моңа кадәр төрле елларда җылыту системасын тулысынча алыштыра алдык, суүткәргеч торбаларны өлешчә яңарттык, «Үсеш нокталары» өчен махсус ике кабинет ремонтланды. Хәзер исә ремонт бөтен бинага һәм аның янәшәсендәге территориягә кагылачак, – дип сөйләде телефон аша мәктәп директоры Резида Рамил кызы.

– Ә безнең Иске Муса мәктәбе 1967 елда төзелгән, – ди аның директоры Гөлназ Шәрипова. –Анда нибары 54 укучы белем ала, шуларның 13е чыгарылыш сыйныфларда. Моңа кадәр спортзалга гына капиталь ремонт ясалды, 2018 елда ул «Бердәм Рәсәй» партиясе программасы буенча ремонтланган иде. Шулай ук спорт мәйданчыгының мәктәп территориясеннән читтә урнашуы да кыенлык тудыра. Проект буенча мәйданчык мәгариф учреждениесе янына күчереләчәк, бу контроль проблемасын хәл итәчәк һәм тренажерларның озак еллар дәвамында сакланышын тәэмин итәчәк.

Шөнгәккүл мәктәбе – укучылар саны иң күп булган авыл мәктәпләренең берсе. Балалар бирегә Верхний һәм Нижний хуторлардан, Ябалаклы, Кузьминка, Никитинка авылларыннан килеп укый. Дмитриевка авылында һәм Верхний хуторында да филиаллар бар. Барлыгы 345 бала белем ала. Шөнгәккүл мәктәбе директоры Иршат Ишбулатов билгеләп үтүенчә, төрле елларда мәктәп түбәсенең, җылыту системасының бер өлеше ремонтланган, икенче катта идәннәр тулысынча алыштырылган. Ә башлангыч мәктәп бинасында, ул салынганнан бирле, ягъни утыз ел дәвамында капиталь ремонт ясалмаган.

– Чишмә авылының 2нче мәктәбендә капиталь ремонттан соң электрон китапханәле мәгълүмат үзәге барлыкка киләчәк, һәм капремонт кысаларында 1078000 сумлык дәреслекләр фонды яңартылачак, бу районда мондый тәүге мәйданчык булачак. Мәктәпнең яңа структур бүлекчәсе булачак. Ул медиатека элементлары булган шул ук китапханә. Укучылар башка районның, шәһәрнең телекоммуникацион проектларында катнаша, башка китапханәләр яки мәдәни үзәкләр фондыннан файдалана алачак. Әлеге үзгәрешләр укучылар өчен фәнни үсешнең тагын бер башлангыч ноктасы булыр дип өметләнәбез, – ди директор Ләйсән Кадермәтова.

Районда дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла
Районда дүрт мәктәпне ремонтлау планлаштырыла
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: