Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
7 февраль 2023, 15:19

Өйләребез төзек булсын!

Подъездларны ремонтлауга 33 миллион сум акча бүленгән

Өйләребез төзек булсын!
Өйләребез төзек булсын!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2019 елдан республикада күп фатирлы йортларда подъездларны капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. 

Бүгенге көндә ике меңнән артык йортта алты мең ярымга якын подъезд ремонтланган.

Беренче елда Чишмә районына республика бюджетыннан 9 миллион сум бүленгән, 2020 елда муниципалитет өч тапкыр кимрәк акча алган. «Тораксервис» җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Илалов билгеләп үтүенчә, 2021-2022 елларда Чишмә районына әлеге программа буенча акча бирелмәгән. Быел муниципаль хакимият тырышлыгы белән район әлеге программага кертелгән.

Чишмә районында алты торак пунктта – Алкин, Шөнгәккүл, Чишмә, Горный, Өйдрәк авыллары йортларында һәм поселокның үзендә 600 подъезд бар. Эдуард Фәнил улы сүзләренә караганда, республиканың бер генә авыл районында да мондый күләмдә подъездлар юк.

Быел исә Чишмә районына әлеге программа буенча подъездларны ремонтлауга хәтта 33 миллион сум акча бүленгән. Комиссия йортларны карап чыккач, программа буенча ремонтлау өчен 66 подъезд сайлап алынган.

Аукцион узгач һәм генераль подрядчы билгеләнгәч, әлеге подъездларда капиталь ремонт башлану вакыты билгеле булачак. 

«Тораксервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков сүзләренә караганда, күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы буенча түбәндәге эшләрне башкару: тәрәзәләрне, почта тартмаларын, тоткычларны, ут сүндергечләрне, яктырткычларны, агач ишекләрне алыштыру, ишектән кергәч беренче баскычка кадәр плиткалар җәю һәм канал кабелен урнаштыру, кирәк булганда козырекны һәм тышкы ишекләрне ремонтлау планлаштырыла.

Шунысы кызыклы, бу подъездларда яшәүчеләргә диварларның декоратив штукатуркасын сайлау мөмкинлеге бирелә. Подъездларның төсе дә анда яшәүчеләрнең теләгенә бәйле булачак.

Гомумән алганда, төзүчеләр бер подъездда капиталь ремонт эшләрен ике атна эчендә башкарырга тиеш.

Өйләребез төзек булсын!
Өйләребез төзек булсын!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: