Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
9 декабрь 2022, 12:10

Һәйкәл төзекләндерү – игелекле эш

Ибраһим авыл Советы биләмәсендә 2016–2022 елларда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча проектлар тормышка ашырылган.

Һәйкәл төзекләндерү – игелекле эш
Һәйкәл төзекләндерү – игелекле эш

ППМИ программасы буенча Ибраһим мәктәбендә мәктәпкәчә төркем өчен 177 квадрат метр мәйданлы бинада ремонт эшләре башкарылган. Бәкәй авылында су башнясы һәм бер километр озынлыкта суүткәргеч торбалар, шулай ук Первомайский авылында су башнясы алыштырылган. Ибраһим авылында Үзәк урам, 18 һәм Питрәй авылында Сергей Алексеев урамы, 14 адреслары буенча административ торак булмаган биналар ремонтланган. Асылмалы җиһазлар белән «МТЗ-82» тракторы сатып алынган, Ибраһимда суүткәргеч капиталь ремонтланган.
Бәкәй авылы халкы фикер алышканнан соң, 2023 елда билгесез солдат һәйкәленә капиталь ремонт ясарга карар иткән.
Ибраһим авыл Советы хакимияте конкурстан үтеп, авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең теләген тормышка ашырырга ниятли. Берничә җыелыш үткәрелгән инде. Авыл Советы хакимияте проект сайлауда һәм җыелышларда катнашучыларга рәхмәт белдерә.

Һәйкәл төзекләндерү – игелекле эш
Һәйкәл төзекләндерү – игелекле эш
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: