Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
5 декабрь 2022, 12:08

Кышкы юллар хәвефсез булсын!

Чын кыш килде. Берничә көн элек явып үткән карлар күпләр өчен көтелмәгән хәл, ә коммуналь хезмәткәрләр өчен кышка әзерлекне сынау булды.

Кышкы юллар хәвефсез булсын!
Кышкы юллар хәвефсез булсын!

Кар яуган көннәрдә социаль челтәрләрдә юллар торышы турында ачулы комментарийлар күп язылды. Җиңел машина йөртүче Артур Б.: «Ярми юлында кар тарак тешләре кебек сырлы-сырлы, йөрерлек түгел, ничек тазартканнардыр. Машинаны шулкадәр селкетә, әйтерсең лә юлдан түгел, ә кер юу тактасы буйлап барасың». Альмира Х. бу тәнкыйть белән өлешчә килешә. «Беренче көнне кечкенә апокалипсис булды, кар каплаган юллардан атлау авыр иде, ләкин икенче көнне җәяүлеләр өчен юллар чистартылды», дигән.

– Кар октябрьдә үк ява башлады, әмма вакытлыча гына иде. Кар яуган тәүге көннәрдә (ул 18 ноябрьдән башлап өч көн дәвам итте) безнең техника юлларны даими чистартып торды. Эшне тәү чиратта район дәваханәсенә һәм башка мөһим социаль объектларга илтә торган юллардан башлыйбыз. Бу көннәрдә булган бөтен 14 берәмлек техника җәлеп ителде, – дип сөйләде «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Нургиз Әхмәтгәрәев.

Оешма автопаркында алты «Т-150», дүрт «МТЗ» тракторы бар, аларның берсенә урамнарны киңәйтү өчен ротор куелган. Шулай ук кар төягеч трактор «Джон Дир» бар, кар чыгаруда ике «КамАЗ» һәм ком-тоз катнашмасы таратуда ике КДМ (катнаш юл машинасы) эшли. Бер «МТЗ» тракторы шул катнашманы тротуарларга тарата. Кар күпләп яуганда техника тәүлек буена диярлек туктап тормый. «Ямь» җәмгыяте Чишмә поселогы территориясендәге 90 километрдан артык юлларны, тыкрыкларны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны чистарту өчен җаваплы.

Күрүебезчә, эш күләме бик зур, поселокта тыкрыклар һәм борылышлар шактый, аларны да чистартырга кирәк, шуңа күрә бу эшне санаулы сәгатьләрдә башкарып чыгып булмый. 

– Скверлар, парклар, тукталышларда кар көрәк ярдәмендә көрәлә. Анда безнең унбер хезмәткәр тәртип урнаштыра, – дип хәбәр итте Нургиз Гизәр улы.

Подъездларга керү юлларын чистарту һәм ком сибү, йорт алды территорияләрен, кер элү мәйданчыкларын чистарту, боз сөңгеләрен һәм түбәләрдән салынып торган карларны төшерү – болар барысы да «Жилсервис» җәмгыяте җаваплылыгында.

Көчле кар яуганда оешма бишәр техника куллана, урамнарда 30 хезмәткәр эшли. «Жилсервис» 235 йортны, алты торак пунктны хезмәтләндерә.

Чишмә Юл ремонтлау-төзү идарәсенең (ДРСУ) баш инженеры вазифаларын башкаручы Павел Романов кар яуган көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк эшләгәннәрен билгеләп үтте.

– Без тәүлегенә икешәр сәгать кенә йокладык, беренче чиратта, юлларны кар капламасын һәм аварияләр булмасын өчен тырыштык. Аннары инде машина юллары уңайлы булсын өчен тигезләп һәм киңәйтеп чыктык, – ди ул.

Юл ремонтлау-төзү идарәсе Чишмә районы юллары, шулай ук безнең район аша узган муниципальара һәм федераль трассалар, барлыгы 500 километрга якын юл өчен җаваплы. ДРСУ автопаркында җиде катнаш юл машинасы, дүрт грейдер, «Т-150», «МТЗ», «К-700» тракторлары бар.

Барлык юл хезмәтләре һава торышын күзәтеп торалар, кар-бураннарга әзер булырга тырышалар, чөнки кышкы юл ваемсызлыкны гафу итми.

Кышкы юллар хәвефсез булсын!
Кышкы юллар хәвефсез булсын!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: