Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 ноябрь 2022, 10:06

Җәяүлеләр өчен күпер төзелә

Чишмә районында М5 федераль трассасының хәвефле участогында җәяүлеләр өчен юл өстеннән ике заманча күпер төзелә.

Җәяүлеләр өчен күпер төзелә
Җәяүлеләр өчен күпер төзелә

Беренче күпер Узытамак авылы янында алты полосалы юл өстеннән, икенчесе  «Отдых» бакчачылык ширкәте янындагы сигез полосалы юл участогы аша төзелә.

Эшләр «Металпромгражданстрой» җәмгыяте тарафыннан башкарыла.

Корылмаларга федераль бюджеттан 120 миллион сум акча бүленгән. Конструкцияләр машина юлы өстендә биш метрдан артык биеклектә корыла, киңлеге һәм баскычлары 2,25шәр метр. Аяк астында тайгакка каршы резина материал, баскычларда абразив сигнал тасмалары булачак.

Корылма инвалидлар һәм атлавы авыр булган кешеләр өчен күтәрү механизмнары, чакыру төймәләре һәм диспетчер белән сөйләшү элемтәсе, шулай ук ишекләрне дистанцион ачу системасы белән җиһазландырылачак. Күтәрү механизмы кабиналары диспетчер пультына сигнал тапшыручы элемтә һәм видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителәчәк. Узытамак авылы янындагы алты полосалы юл аша беренче модульле күперне агымдагы елның декабрь урталарында ачу планлаштырыла.

Җәяүлеләр өчен күпер төзелә
Җәяүлеләр өчен күпер төзелә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: