Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 октябрь 2022, 12:08

Юлларны ремонтлау һәм төзү өчен 240 миллион сум

«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы – Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге  хезмәткәрләре «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын ничек тормышка ашыра һәм ни өчен чишмәлеләргә ярарга авыр? Бу турыда баш инженер вазифасын башкаручы Павел Романов белән әңгәмәдә.

Юлларны ремонтлау һәм төзү өчен 240 миллион сум
Юлларны ремонтлау һәм төзү өчен 240 миллион сум

– Павел Евгеньевич, сүзне асфальттан, ягъни асфальт-бетон юлдан башлыйк. Күпләр асфальт юл Советлар Союзы чорындагыга караганда начаррак, «...элек ул дистә еллар буена ята иде, ә хәзер ел саен алыштыралар...» диләр.

– Безгә дә бу хакта әйтәләр (елмая). Тәүдә шуны аңларга кирәк: совет чорында юлларда машиналар күп булмаган. Кырык ел элек 1000 кешегә якынча 45 машина гына туры килгән, ә хәзер һәр гаиләнең диярлек автомобиле, кайчагында өчәр транспорты бар. Авыр йөк машиналары санының да күбәюен исәпкә алсак, юлларга йөкләнеш 5 тапкырга арткан. Асфальт сыйфаты начар түгел, киресенчә, аны салу технологиясе үзгәрде.

Икенчедән, асфальт-бетон катнашмасы ясау рецептурасы заман белән бергә атлый.

Өченчедән, кешеләр көтәргә яратмый һәм бернинди шартларда да моны эшләмәячәк. Юлда ремонт барганда без киртәләр, эшләр баруы һәм бу территориядән йөрү тыелуы турында кисәтүче билгеләр куябыз. Ә бездә гадәттә ничек була: асфальт җәеп тә өлгермибез, җәяүлеләр сикерә-сикерә яңа тротуар буйлап уза, һәм машина йөртүчеләр дә «эз калдырырга» ашыга…

– Ләкин һава торышы да тәэсир итәргә мөмкин бит. Шулаймы?

– Килешәм. Һава торышы мөмкинлек биргәндә башланган эшне төгәлләргә тырышабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чишмә районы буенча «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Моннан тыш, Караякуп – Яңа Абдулла – Яңа Беркадак автомобиль юлын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Бер ярым километр озынлыктагы участок вак таш һәм ике катлам асфальт-бетон катнашма белән капланды. Чишмә авылында дүрт миллионга якын сумга исәпләнгән проект тормышка ашырылачак. Шушы көннәрдә торги була. Нәтиҗәләр буенча подрядчы билгеләнә, әгәр «Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы булган Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге отса, монда да эшләячәкбез. Мәчет янындагы күпердән алып яңа төзелешләргә кадәр участокны ремонтлау күздә тотыла. Чишмә авылы янындагы юл чатында да ике автобус павильоны, җәяүлеләр кичүе һәм светофор урнаштыру буенча эш алып барабыз. Тиздән Чиләбедән бордюрлар китереләчәк, аларны урнаштырганнан соң әлеге участокка асфальт җәя башлыйбыз.

 «Башкиравтодор» җәмгыяте бүлекчәсе ике километрдан артык озынлыктагы Леонидовка – Әмин юлын ремонтлау буенча тендер отты. Әлеге вакытта аны тормышка ашыру бара.

 

 

Безнең белешмә

Ел башыннан «Башкиравтодор» җәмгыятенең Чишмә филиалы тарафыннан «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын тормышка ашыру өчен 156 миллион сум акча үзләштерелгән. Яңа елга кадәр бу максатка тагын 87 миллион сум акча бүленгән.

Юлларны ремонтлау һәм төзү өчен 240 миллион сум
Юлларны ремонтлау һәм төзү өчен 240 миллион сум
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: