Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 октябрь 2022, 12:13

Төрле мәсьәләләр хәл ителә

Районның барлык авыл биләмәләрендә һәм поссоветта «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партиянең «Анык эшләр» проекты тормышка ашырыла. Аның ярдәмендә көнкүреш өчен мөһим объектлар төзелә, ремонтлана һәм төзекләндерелә.

Төрле мәсьәләләр хәл ителә
Төрле мәсьәләләр хәл ителә

2022 елда Чишмә районы буенча 19 проект тормышка ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга барлыгы 5 миллион 470 мең сум акча бүленгән, шуның 5 миллион 197 меңе республика бюджетыннан.

Келәш, Караякуп һәм Дмитриевка авылларында яшәүчеләр чишмәләрне төзекләндерергә булдылар.

– Безгә, Караякуп авылы халкына, чишмә суы бик кирәк, шуңа күрә әлеге проектта катнашырга булдык. Халык җыены үткәрелде. Авылның тирә-ягында чыганаклар күп. Һәркайсына тиешле игътибар бирергә тырышабыз. Күпчелек халыкның фикерен исәпкә алып уйлаштык та, Ерекле чишмәсен төзекләндерергә булдык. Бу проект Үзәк һәм Елга урамнарында яшәүче авылдашлар өчен аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте активистларның берсе Әнәс Гафаров.

– Моның өчен төбәк бюджетыннан 140 мең сум акча бүленде, авыл Советы биләмәсе тагын җиде мең сум тапты. Бу эштә халык та актив катнашты. Һәр йорттан икешәр мең сум акча җыелды, нәтиҗәдә, тагын 70 мең сум өстәлде, шул акчага шөрепләр һәм профнастил сатып алдык, – дип әңгәмәгә кушылды авыл хакимияте башлыгы Рәфис Карагулов.

– Караякупта яшәмәсәләр дә, тумышы белән биредән булучыларның да ярдәм итүе сөендерә, кече туган як турында сүз барганда алар читтә кала алмады. Чишмә бит авылга кергәндә юл өстендә генә, һәркемгә кадерле, – ди Әнәс Гафаров.

– Безнең авылдашлар – тату һәм бердәм халык, – дип билгеләп үтте Рәфис Зәки улы. – Мин һәрвакыт картларның һәм активистларның сүзенә колак салам. Әнәс Гафаров, Денис Таһиров, Альберт Хәбиров, Мәүлет Хәмидуллин һәм Фаил Янгубаев янда булганда, бар эш тә кулдан килә, дигән сүз. Авыл халкы Ерекле чишмәсе янында өмәләр үткәреп тора. Подрядчы оешма аның тирәли койма тоту өчен баганалар утыртты. Профнастилны исә үзебез куйдык. Төзекләндерү әлегә тәмамланмаган, башкарыласы эшләр күп әле. Вакыт үтү белән барысы да эшләнер. Башланганны тәмамларга гадәтләнгәнбез, – дип сүзенә йомгак ясады Рәфис Карагулов.

Яңавыл, Әлбәй, Каранъелга, Түбән Хәҗәт, Ибраһим авылларында урамнардагы яктырткычларны ремонтлауга һәм монтажлауга акча җыйганнар. Салих һәм Шөнгәккүл авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне төзекләндергәннәр. Шөнгәккүл авыл Советы белгеч-юрисконсульты Наталья Федорова билгеләп үтүенчә, «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партиянең «Анык эшләр» проектын тормышка ашыру барышында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исем-шәрифләре язылган гранит стела куелган һәм Шөнгәккүл авылында һәйкәл ремонтланган, әлеге максатларга 460 мең сум акча тотылган.

Енгалыш авылында фельдшер-акушерлык пункты урнашкан бина ишеге ремонтланган булса, Калмашта скверга, ә Абрайда зират территориясенә койма тоту өчен төзелеш материаллары сатып алынган.

Районда физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудыруга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, проект ярдәмендә Өйдрәк авылында спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алып урнаштырылган. Ә Лесной авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Кулбаев акчаларның җәй көне үк Алкин-2дә хоккей тартмасы кую өчен тотылуы турында хәбәр итте. Киләчәктә хоккей матчлары яңа мәйданчыкта узачак.

Проектларның күбесе Чишмә поссоветында тормышка ашырылган.

– «Анык эшләр» проекты буенча бүленгән акчаны ел саен поселокның спорт һәм балалар мәй-данчыкларына кирәк-яраклар сатып алуга юнәлтәбез, – диде хакимият башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин. – Һәр елны нәрсәне дә булса яңартабыз. Бу юлы Тимер юл һәм Тынычлык урамнарында, Дуслык проспектында мәйданчыкларны үзгәртә алдык. Шулай ук поселокта ясалма яңа ел чыршылары кирәк, дигән карар кабул иттек. Яңа елга чын чыршы, беренчедән, кыйммәт, икенчедән, кирәкле биеклектәге матур агачны табу кыен, өченчедән, аны китерү авыр һәм күпкә кыйммәткә төшә. Җәйдән үк 10 һәм 12 метрлы ике чыршы сатып алдык, шулай ук бизәү өчен әйберләр дә алырга өлгердек. Алар район хакимияте алдындагы һәм Шикәр заводы бистәсендә яңа елмәйданчыкларына куелачак, – дип билгеләп үтте Булат Салават улы.

Барлык проектлар да агымдагы елның 1 декабренә тулысынча тормышка ашырылырга тиеш.

Бөтен проблемаларны да бер үк вакытта хәл итеп булмаячак. Республикада проектларны финанслау-ның төрле юнәлешләре һәм төрләре бар. «Анык эшләр» – шуларның берсе, ул торак пунктларда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын әкренләп хәл итәргә, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү яки торак пунктларны яктырту кебек һәм башка бик күп мәсьәләләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

 

Безнең белешмә

«Анык эшләр» проекты 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектны тормышка ашыру барышында халыкның 7 меңнән артык наказы үтәлгән. Бу чорда финанслауның гомуми суммасы 1 миллиард 636 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән Башкортстан Республикасы бюджетыннан – 1 миллиард 324 миллион сум, урындагы бюджетлардан – 251 миллион сум бирелгән, ә 57 миллион сум бюджеттан тыш финанслау категориясенә керә.

2022 ел ахырына кадәр проектка нибары 245 миллион сум акча юнәлтү планлаштырыла, шул исәптән 225 миллион сумы – төбәк, 18 миллионы – урындагы бюджетлардан һәм ике миллионы – бюджеттан тыш финанслау. Шулай итеп, республикада сайлаучыларның 701 наказы гамәлгә ашырылачак.  

Төрле мәсьәләләр хәл ителә
Төрле мәсьәләләр хәл ителә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: