– Барысы да һава торышына бәйле. Яңгырлар башланмаса, вакытында өлгерербез. Әлеге вакытта асфальт җәю бара, техника җитәрлек, материаллар бар. Эш ял көннәрендә дә тукталмый. Мәктәп алдында тантаналы линейкалар үткәрү өчен махсус мәйданчык булачак, капиталь ремонтка кадәр ул бөтенләй юк иде. Шулай ук мәктәп тирәсендәге юлларга һәм тротуарларга да асфальт салыначак. Үсеп утырган күпьеллык чәчәкләрне әлегә казып алдык, эшләр тәмамланганнан соң алар махсус клумбаларга күчереп утыртылачак, – дип хәбәр итте ул.
Бәкәй һәм Калмаш авыллары мәктәпләре территориясенә асфальт җәю тәмамланган инде.
Исегезгә төшерәбез, районның өч белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт «Башкортстан Республикасында мәктәптә белем бирү системасын камилләштерү» өстенлекле төбәк проектын тормышка ашыру барышында үтә.