Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
14 октябрь 2022, 12:00

Алкинда – воркаут

Надежда Идиатуллина, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Алкин-2 авылында воркаут стилендәге яңа спорт мәйданчыгы урнаштырыла башлады.

Алкинда – воркаут
Алкинда – воркаут

Ул Башкортстан Республикасының Гражданлык җәмгыятенә булышлык итү фонды ярдәмендә республика Башлыгы грантына «Сәламәт киләчәк» проектын тормышка ашыру барышында гамәлгә ашырыла. Бу спортта яшьләр юнәлеше, ул борыста, турникта, швед стенасында күнекмәләр ясауны күз уңында тота.
Алкин мәктәбе укучылары – яшь армиячеләр өчен биредә спорт фестивальләре дә үткәрелә. Ул өч этаптан тора. Беренчесе – яшь армиячеләрнең физик әзерлеген һәм җитезлеген билгеләү өчен воркаут; икенчесе – команда рухын ныгыту өчен футбол, һәм ату соңгы этап булып тора.
Футбол һәм ату гадәти спорт чаралары булса, «воркаут» стилендәге күнекмәләр спортчылар тормышына күптән түгел генә керде, шул ук вакытта үзен уңай яктан гына күрсәтте.
Мәйданчыкка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килергә була, барысы да бушлай. Спорт залыннан аермалы буларак, биредә залда эшләп булмый торган күнекмәләр белән шөгыльләнергә мөмкин. Тренировкалар бары тик үз авырлыгыңны кулланып, физик күнекмәләр ясауга кайтып кала, моның өчен өстәмә инвентарь кирәкми. Бу халыкка тренировка ясау өчен урамда урнаштырылган универсаль урын, анда ел әйләнәсенә шөгыльләнеп була.
Укучылар үзләре өчен төзелгән спорт мәйданчыгын ватмаслар һәм барлык әйберләрне ничек бар шулай сакларлар, дип ышанып калабыз.

Алкинда – воркаут
Алкинда – воркаут
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: