Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
7 октябрь 2022, 10:56

Хыяллар чынга ашкан

Чишмә поселогының Шикәр заводы бистәсендә, ниһаять, йорт алларын төзекләндерү тәмамланды.

Хыяллар чынга ашкан
Хыяллар чынга ашкан

Алдан язып үткәнчә, ул 2022 елда «Башкортстан йорт аллары» республика программасы буенча субсидияләр бүлү реестрына эләкте. Коммунистлар урамындагы 1, 2, 5а һәм 5б санлы йортларда 361 кеше, шул исәптән 81 бала яши.

Эшләр «Чишмә торак сервис» җәмгыяте тарафыннан башкарылды. Директор Эдуард Илалов билгеләп үткәнчә, бу максатка 21 миллион сум акча бүленгән. Кыскача тасвирласаң, биредә элекке йорт алдыннан бернәрсә дә калмаган – барысы да үзгәртелгән!

– Балаларга уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен резина өслекле мәйданчыклар төзелгән, кер элү өчен урыннар бар, тротуарлар төзекләндерелгән, машиналарга парковкалар ясалган. Газоннар да «Башкортстан йорт аллары» программасының аерылгысыз өлеше булып тора. Чөнки йортлар янындагы территорияне яшелләндерү тирә-юньгә ямь өстәп кенә калмый, ә һаваны чистартырга да ярдәм итә, – ди ул.

Аның сүзләрен бу бистәдә яшәүчеләр дә раслый.

– Без бу мәйданчык балалар өчен хәвефсез һәм якты булсын иде, дип теләгән идек, хыяллар чынга ашты. Заманча чатырлар һәм эскәмияләр барлыкка килүгә дә сөендек. Балалардан күз яздырмас өчен уңайлы булачак. Йорт алларын яктырткан өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Бик матур. Менә дигән проект, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Шикәр заводы бистәсендә яшәүчеләрнең берсе.

Шулай итеп, биредә «Башкортстан йорт аллары» программасы гамәлгә ашырылды. Хәзер исә төзекләндерелгән территорияләрнең кешеләргә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итүе мөһим. Ә бу безнең үзебезгә бәйле.

– Кайберәүләр, ремонт эшләре тәмамлануын да көтеп тормыйча резина өслектән йөреп эз калдырганнар, – дип зарлана «Чишмә торак сервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов һәм халык булган милекне саклап калыр, дип өметләнә.

3 октябрьдә Республика белән идарә итү үзәгендә үткән атналык оператив киңәшмәдә «Башкортстан йорт аллары» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды. Радий Хәбиров муниципалитетларга ике атна эчендә киләсе елга финанслау күләме буенча тәкъдимнәр кертергә һәм подъездларны, йорт алларын һәм паркларны ремонтлау программалары буенча доклад әзерләргә кушты.

– Киләсе елга эшне оештыру мөһим. Нәрсә эшләячәгебез турында төгәл күзалларга тиешбез. Программаның популяр булуын исәпкә алып, кулдан килердәй эшләр турында уйларга кирәк. Бүленгән акчаларны кая тотачагыбызны әледән үк билгеләргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаровка.

Муниципалитетлар, үз чиратында, май аенда ук эш башлау өчен, бу турыда сөйләшергә, проектлар әзерләргә һәм аны халык белән расларга тиеш.

Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елга кадәр республикада ике меңнән артык йорт алдын төзекләндерү планлаштырыла.

 

Безнең белешмә

Быел территорияләрне комплекслы төзекләндерү буенча «Башкортстан йорт аллары» программасын финанслау 1 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Финанслау тәртибе элеккечә кала: 94% – Башкортстан Республикасы бюджеты акчасы; якынча 5% – муниципалитет бюджеты һәм 1% – күп фатирлы йортларда яшәүчеләр акчасы хисабына.

 

Хыяллар чынга ашкан
Хыяллар чынга ашкан
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: