Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
4 октябрь 2022, 12:03

Мәдәният йорты яңартыла

Әмин авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча Мәдәният йорты үзгәртеп корыла.

Мәдәният йорты яңартыла
Мәдәният йорты яңартыла

Бу бинада шулай ук фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә урнашкан. Без килгәндә ике эшче тышкы ишекләрне ремонтлый иде. Аларның берсе  Мәдәният йорты мөдире Рәзил Яхин булып чыкты.

– Мондагы эшләрнең очы-кырые юк әле, – дип шаяртты ул. – Әмма безнең мәдәният хезмәткәрләре коллективы һәм фельдшер Зөлфия Габбасова бу мәшәкатьләргә шат кына. Без-нең өчен халыкның бинаны ремонтлаганда ярдәм кулы сузуы көтелмәгән хәл булды.

Билгеле булуынча, Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасының төп үзенчәлеге – халыкның активлык күрсәтүе. Алар авылдагы көнүзәк мәсьәләне сайлыйлар, проект әзерлиләр һәм таләп ителгән акчаның ким дигәндә 3%ын җыеп, аны финанслауда катнашалар. Республика бюджеты чыгымнарның күп өлешен үз өстенә ала. Моннан тыш, проектны өстәмә финанслауда иганәчеләр дә катнаша. Бу авылда да һәр йорттан берәр мең сум акча җыйганнар, фермерлар да сизелерлек иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Әлеге бина 1994 елда төзелгән. Бу вакыт эчендә тәрәзә рамнары тузган. Әмма, барыннан да ныграк, электрүткәргечләрнең торышы борчый.

– Бу ремонт күптән кирәк иде. Электрүткәргечләр бик искергән, клубта берәр чара үткәргәндә барлык бүлмәләрдәге утларны сүндерә идек, – дип сүзгә кушылдылар авыл китапханәчесе Айгөл Сөләйманова һәм Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәркәс Ганиева.

ППМИ программасы буенча ремонт эшләре барышында алты ишекне, агач рамлы тугыз тәрәзәне, электрүткәргечләрне тулысынча алыштыру планлаштырыла.

Әлеге вакытта биредә штукатурлау һәм буяу эшләре бара.

Әйткәндәй, ул сметага кертелмәгән, шуңа күрә бу эшне үз көчләре белән башкаралар.

– Кирәкле материаллар – фельдшер-акушерлык пунктында бүлмә бүлү өчен гипсокартон, цемент, буяулар, пумалалар, тәрәзә һәм ишек уемнарын сылау өчен измә сатып алуда ярдәм итүен сорап депутатыбыз Хәлил Бикмәевка мөрәҗәгать иттем һәм ул үтенечемне кире какмады, – диде Рәзил Венер улы. 

Мәдәният йортында бильярд клубы, «Ак калфак» хатын-кызлар коллективы, «Йомгак» иҗат берләшмәсе эшли.

Р. Яхин теннис өстәлен үзе ясап куйган, малайлар, кайвакыт өлкәннәр дә бик теләп уйныйлар. Әйткәндәй, мәдәният хезмәткәрләре туган якны өйрәнү буенча да эш алып бара, бер бүлмәдә музей оештырылган, ял итү бүлмәсе дә үзенчәлекле итеп бизәлгән.

Киләчәккә планнары күп – болдырны төзәтергә һәм залда косметик ремонт ясарга ниятлиләр. Барлык эшләр тәмамлаганнан соң Мәдәният йортын тантаналы итеп ачарга уйлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда бәйгедә 13 проект сайлап алынган. Аларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 11,7 млн сумнан артык, урындагы бюджетлардан 4,1 млн сум акча бүленәчәк, халык һәм иганәчеләр өлеше чагыштырмача 1,8 млн һәм 1,4 млн сум тәшкил итә. Шул рәвешле, 2022 елда ППМИ проектларының гомуми бәясе 19,1 млн сумнан артып китә.

Мәдәният йорты яңартыла
Мәдәният йорты яңартыла
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: