Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 август 2022, 11:13

Быел да кыш киләчәк

Поселокта җылылык трассасын алыштыру эшләре бара. Быел бу максатта республика бюджетыннан 19 миллион сум акча бүленгән.

Быел да кыш киләчәк
Быел да кыш киләчәк

Төзелеш урамындагы җылылык торбалары 20 ел буена алыштырылмаган, тишелгән очракта ремонт белән генә чикләнгәннәр.

Бүгенге көнгә биредә 600 метрдан артык трасса ремонтланган. Хезмәт итү срогы 25 ел булган торбалар салына, аларны яңа технология буенча пенополиуретанга урап салалар. Торбалар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турындагы» 44нче Федераль законга ярашлы сатып алына. Шуңа күрә материалның сыйфаты һәм үзенчәлеге катгый исәпкә алына, лаборатор экспертизалар үткәрелә. Яңа торбалар элеккесенә караганда калынрак. Алар белән тәэмин итүче торги үткәрү нәтиҗәсендә сайлап алына, әмма шуңа карамастан, сыйфаты нормага туры килмәсә, контракт өзелергә мөмкин.

Тиздән бригада Ленин урамына күчәчәк. Анда да җылылык челтәрләре нык тузган, шулай ук зуррак диаметрлы торбалар салу исәбенә җылылык үткәрү сәләтен арттырырга кирәк булачак. Чишмә авылында һәм Новый урамында да эшләнәсе эшләр бар. Әйткәндәй, үткән елда шикәр заводы бистәсендә дә торбалар алыштырылган.

– Безнең коллективта участок начальнигы, өч мастер, тугыз слесарь һәм өч эретеп ябыштыручы эшли. Бу эштән тыш, мөһим булганда, тишелгән торбаларны ремонтлау белән дә шөгыльләнәбез. Дүрт кешедән торган аерым бригада мәктәп котельныйларын җылыту мизгеленә әзерли. Эшче куллар һәрвакыт кирәк, шуңа күрә киләчәктә лаеклы хезмәт хакы алып эшләү өчен яңа хезмәткәрләр кабул итәбез. Шулай ук автопаркны яңартабыз, – диде «Чишмәэнергосервис» предприятиесе директоры Альберт Газиев.

Ремонт барган урында өлкән мастер Илсур Әдһәмов белән сөйләшеп тордык. Аның җылылык челтәрләрендә эшләү тәҗрибәсе 22 ел тәшкил итә.

– Соңгы елларда районның балалар учреждениеләрендә казаннарны алыштыру, автоматика урнаштыру, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча күп эшләр башкарылды. Быел районның 12 клубын да безгә тапшырдылар. Барысына да өлгерергә тырышабыз, чөнки кыш быел да килми калмас, – дип шаяртты ул.

Уфа ягулык-энергетика колледжы студенты Дамир Газиев – бригададагы иң яшь хезмәткәр. Ул «теплотехник» белгечлеге буенча белем ала һәм эш тәҗрибәсе булачак һөнәрне дөрес сайлавыма инануда ярдәм итте, дип сөйләде.

Ягып җылыту мизгеленә әзерлек көчәйтелгән темпта бара, безнең йортларда җылы һәм уңайлы булсын өчен бригадалар нормадан тыш график буенча, хәтта ял көннәрендә дә эшлиләр.

Быел да кыш киләчәк
Быел да кыш киләчәк
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: