Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
22 июль 2022, 10:35

Дим елгасы төбе тазартыла

Дим елгасын чистарту эшләре башланды һәм Чишмә районының Новомихайловка авылыннан Уфа районының Нижегородка бистәсенә кадәр 35 километрлы участокта эшләр алып барыла.

Дим елгасы төбе тазартыла
Дим елгасы төбе тазартыла

Бу эш кыйммәткә – якынча 105 миллион сумга төшәчәк, ул «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасын тормышка ашыру барышында финанслана, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Елга юлын суга баткан агачлардан, тамырлардан һәм ләмнән чистартырга кирәк. «Әлеге эшләрне башкарганнан соң елга юлының гидрологик үзенчәлеге, үзәннең су үткәрү мөмкинлеге һәм елганың санитар торышы яхшырачак, су агымы артачак, сулыкның экологик системасына тискәре йогынты ясаучы күренешләр булмаячак. Елганың әлеге участогын чистарту суның сыйфатын һәм 5,7 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде Башкортстанның экология министры урынбасары Илдар Гарифуллин.

Әлеге вакытта «Феникс» компаниясе ләм калдыкларын өю өчен мәйданчыклар ясый. Шушы көннәрдә ярларны агачлардан һәм куаклардан чистарту эшләре башланачак. Якынча бәяләүләргә караганда, елга төбеннән 145 мең кубометрдагы төрле калдыклар, шулай ук якынча 766 кубометр баткан агачлар чыгарылачак. Эшләр тәмамлангач, су төбеннән алынган комлы җир ашлама буларак, шулай ук рельефны тигезләү өчен файдаланылачак, дип аңлаттылар БР Экология министрлыгында.

Дим елгасы төбе тазартыла
Дим елгасы төбе тазартыла
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: