Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 июнь 2022, 13:47

Бакчачылар һәм чүп-чар реформасы

Ар авыл Советы биләмәсендә шушы көннәрдә бакчачылар җыелышы булып узды. Әлеге вакытта биредә чүп түгү мәсьәләсе кискен проблемаларның берсе булып тора. Бакчачылык ширкәте контейнерлары кайда урнаштырыла ала, территорияне төзекләндерү һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен кем җавап бирә?

Бакчачылар һәм чүп-чар реформасы
Бакчачылар һәм чүп-чар реформасы

Ар авыл Советы биләмәсендә шушы көннәрдә бакчачылар җыелышы булып узды.

Әлеге вакытта биредә чүп түгү мәсьәләсе кискен проблемаларның берсе булып тора. Бакчачылык ширкәте контейнерлары кайда урнаштырыла ала, территорияне төзекләндерү һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен кем җавап бирә?

Бакчачылык ширкәтләре һәм авыл биләмәсе вәкилләре катнашлыгындагы җыелышта шул һәм башка мәсьәләләр каралды һәм хәл ителде.

Мәсәлән, «Атлант» ширкәтендә 42 бакча участогы бар, шуларның унысында кешеләр ел әйләнәсенә яши. Бакчачылык ширкәте рәисе Алсу Әбделнәгыймова сүзләренә караганда, әлеге вакытта аларга Черниговка авылына барып чүп түгү уңайлы. Бу – рәсми рәвештә контейнер мәйданчыгы урнаштырылган якындагы торак пункт, андагы чүпне төбәк операторы алып китә.

Контейнер мәйданчыклары авыл Советы балансында, территорияне төзекләндерү өчен дә ул җавап бирә. Бу контейнерлардан Черниговка авылында яшәүчеләр генә файдаланырга тиеш. Шуңа күрә җыелышта мәсьәләне хәл итүнең төрле вариантларын карадылар.

– Бакчачыларның да, төбәк операторының да, авыл биләмәсе хакимиятенең дә бер фикергә килүе зарур. Без, бакчачылар, чүп-чарны вакытында алып киткән өчен дә, мәйданчыкны төзекләндергән өчен дә түләргә әзербез. Иң мөһиме – һәр якның үз вазифаларын намуслы башкаруы, – диде Алсу Әбделнәгыймова.

Авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов билгеләп үткәнчә, чүп-чар чыгару турында килешү төзергә кирәк. Проблеманы хәл итүнең ике варианты бар: берсе – бакчачылык ширкәте территориясендә ел әйләнәсенә юлы булган контейнер мәйданчыгы урнаштыру, икенчесе – бакчачылык ширкәтендә яшәүче халык авыл биләмәсе белән килешү төзи һәм якындагы торак пунктның чүп түгү мәйданчыгында үз контейнерларын урнаштыру турында сөйләшә. Барлык бакчачылык ширкәтләре июнь башында гомуми җыелыш үткәрергә һәм шул хакта карар кабул итәргә һәм территорияләрне төзекләндерү өчен җавап бирүче авыл биләмәсенә бу турыда хәбәр итәргә тиеш.

 

Бакчачылар һәм чүп-чар реформасы
Бакчачылар һәм чүп-чар реформасы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: