Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 Май 2022, 09:39

Юллар ремонтлана

Нургиз Әхмәтгәрәев, район хакимиятенең төзелеш буенча баш белгече 2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча «Башкортстан Республикасының юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләргә контрольлек итү һәм планлаштыру системасы» программасы эшли башлады, аны тормышка ашыру барышында мобиль кушымта ярдәмендә юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре теркәлеп бара.

Юллар ремонтлана
Юллар ремонтлана

Чишмә районы буенча урындагы әһәмияттәге гомуми файдаланудагы магистральнең озынлыгы, асфальт-бетон өслекле юлларны да кертеп, 204 километр тәшкил итә. 2022 елның 17 маена гомуми мәйданы 1496 квадрат метр булган ремонтланасы юллар ачыкланды, 564 квадрат метр мәйданда чокыр-чакырлар ямалды.

Республика Башлыгы кушуы буенча, бу елның 15 июненә кадәр, «Башкортстан Республикасының юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләргә контрольлек итү һәм планлаштыру системасы» программасына кертеп, чокыр-чокырларны ремонтлау эшләрен тәмамларга кирәк.

«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы булган Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге район территориясендә ремонт эшләрен дәвам итә. Муниципальара әһәмияттәге Курасково – Нөрле – Арслан автомобиль юлында чокыр-чакырларны ямау эшләре төгәлләнде. Языково – Былышлы – Чишмә юлында зур эш башкарылды. Җәен һәм көзен уңыш җыю чорында бу юлдан, җиңел машиналарны санамыйча, бик күп зур йөк машиналары уза. Нәтиҗәдә юл катламы тиз туза. Әмма юл ремонтлау бригадалары үзләренә йөкләтелгән бурычны үти. Чишмә – Языково – Чакмагыш юнәлешендә эшләр дәвам итә.

Поселок юлларын тиешле тәртиптә тоту белән муниципаль контракт нигезендә «Ямь» җәмгыяте шөгыльләнә.

Инкубатор, Тәҗрибә, Новый һәм Төзелеш урамнарында юллар нык тузган һәм чокыр-чакырлар бик күп. Анда юл өслеген тулысынча алыштыру мөмкинлеге юк, чөнки моның өчен бик күп акча таләп ителә, бу эш әлегә кичектереп торыла. «Ямь» җәмгыяте директоры Айдар Гыйззәтуллин билгеләп үтүенчә, Киров урамында эшләр тулысынча, Гыйззәтуллин урамында яртылаш тәмамланган, Революция урамыннан Ленин урамына кадәрге участокта торбаларның торышын тикшерү сәбәпле эшләр тоткарлана, әмма Елга аръягы һәм Парк урамнарында дәвам итә. Арытаба Типография, Беренче май һәм Тракт урамнарында чокыр-чакырларны ремонтлау буенча эш башланачак.

Юллар ремонтлана
Юллар ремонтлана
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: