Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 Май 2022, 12:23

Посёлокта торак төзү дәвам итә

Гүзәл Хәммәтдинова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм «Башкортстан Республикасының торак төзелеше фонды» предприятиесе вәкилләре поселок территориясен комплекслы үстерү турында фикер алыштылар.

Посёлокта торак төзү дәвам итә
Посёлокта торак төзү дәвам итә

Сүз торак төзелеше, шулай ук киләчәктә поселокта 8 катлы күп фатирлы йортлар төзү турында барды.

Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, әлеге юнәлешне үстерү район өчен өстенлекле булып тора, беренче чиратта, ул халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен мөһим.

– Поселокта әлеге реестрга 2021 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 34 йорт керде. Ә бу 284 гаилә дигән сүз. Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру барышында бу йортлардан ятим һәм инвалид балалар өчен дә фатир бирү планлаштырыла. Башкарылырга тиешле бурычлар күп, аларны планга ярашлы хәл итәчәкбез һәм районда яшәүче халыкның яшәү шартларын яхшыртырга тырышачакбыз, – диде ул.

Бүгенге көндә «Башкортстан Республикасының торак төзелеше фонды» предприятиесе проект эшләренә кереште.

Посёлокта торак төзү дәвам итә
Посёлокта торак төзү дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: