Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
19 Май 2022, 14:03

Наратлар шаулап үсәр...

«Башнефть-Добыча» җәмгыяте нефтьчеләре («Башнефть» АНК) Тәпәреш авылы янында 28 меңнән артык нарат үсентесе утыртты.

Наратлар шаулап үсәр...
Наратлар шаулап үсәр...

Предприятие коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган экологик акцияне «Хәтер бакчасы» халыкара акция – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр ватандашыбыз истәлегенә 27 миллион агач утырту федераль программасы барышында үткәрде.

– Урманчылыкта 40 ел эшләү дәверендә «Башнефть-Добыча» урман утыртырга теләк белдергән тәүге сәнәгать предприятиесе булды. Нефтьчеләрнең әлеге башлангычы башка предприятиеләр өчен дә үрнәк булыр, аларны республиканың табигатен саклап калуга кушылырга дәртсендерер дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте Дәүләкән районының Мөсәгыйт һәм Чишмә районының Тәпәреш авыллары арасында ылыслы агачлар утырту барышына җитәкчелек иткән Әлшәй урманчылыгының урман мастеры Урал Әхмәтгәрәев.

Хәтер бакчасына Ишембай питомнигында сатып алынган ике еллык нарат үсентеләре утыртылган. «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең экологик хәвефсезлек буенча белгечләре әйтүенчә, районлаштырылган ике еллык нарат үсентеләре тиз арада тамыр алып үсеп китәргә сәләтле. 7 гектар мәйданда нарат урманына нигез салган Башкортстан нефтьчеләре ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмыйлар.

– «Хәтер бакчасы» акциясе барышында 28 мең үсенте утырту – безнең табигатьне саклау башлангычларына символик старт. Тиздән безнең предприятие Башкортстан Республикасы районнарында күпләп нарат һәм чыршы агачлары утырта башлаячак. Июнь аенда безнең тырышлык нәтиҗәсендә 164 гектар мәйданда яңа нарат урманнары барлыкка киләчәк, тагын 655 меңнән артык агач утыртылачак, – дип билгеләп үтте Чишмә районы территориясендә углеводород чималы яткылыкларында эшләүче «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең Ишембай нефть һәм газ чыгару төбәге начальнигы Валерий Горбатов.

Аның сүзләренә караганда, ылыслы агачлар утырту Башкортстан нефтьчеләре коллективы өчен матур гадәткә әйләнеп бара. 2020 елда әлеге предприятие тарафыннан республикада, шул исәптән Бөре тыюлыгында һәм Кыркты табигать паркы территориясендә 242 меңнән артык ылыслы агач утыртылган. 2021 елда предприятие махсуслаштырылган питомникларда кимендә 3 миллион үсенте сатып алып Башкортстанның 17 районында агачлар утырткан.

Агымдагы елның июнендә, предприятие яз көне урманнарны торгызу буенча планнарын тормышка ашырып беткәч, Башкортстан нефтьчеләре тулы булмаган өч елда утырткан урманнарның гомуми мәйданы 947 гектарга җитәчәк.

Июнь аенда 2020 елдан башлап нефть-газ чыгару предприятиесе тарафыннан утыртылган агачларның гомуми саны 3 миллион 778 мең тәшкил итә.

Фото ачык чыганаклардан

Наратлар шаулап үсәр...
Наратлар шаулап үсәр...
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: