Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
13 Май 2022, 14:21

Геройлар аллеясына нигез салынды

Республика Башлыгы һәм мәртәбәле кунаклар «Патриот» паркында агачлар утырттылар

Геройлар аллеясына нигез салынды
Геройлар аллеясына нигез салынды

Чишмә районының «Патриот» паркында Геройлар аллеясы һәм Җиңү урманына нигез салынды – 400 юкә агачы һәм 50 чыршы утыртылды.

Радий Хәбиров Рәсәй Герое, генерал-майор, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов истәлегенә чыршы утыртты.

«Быел «Хәтер бакчасы» акциясе аеруча әһәмиятле. Чөнки без аның Ватаныбыз өчен көрәшкән кешеләр истәлеген саклап калу өчен үткәрелгән мөһим чара булуын аңлыйбыз. Бигрәк тә әле, егетләребез илне саклаган, нацизмга каршы көрәшкән көннәрдә. Без нигез салган Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда, хәзер инде Украинада һәлак булганнар истәлегенә утыртылган агачлар бар. Шуңа күрә бу акциягә карата аерым мөнәсәбәт. Агымдагы елда «Патриот» паркын «Хәтер бакчасы»ның төп мәйданчыгы итәргә булдык.

1 июньдә анда 200 курсант кабул ителәчәк. Ул Ватанны яратучы патриотик рухлы кешеләрне берләштергән урынга әйләнер дип ышанам. Алар безнең яшьләргә тарихи белем бирү һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк», – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы волонтерлык эшчәнлегендә зур казанышлары өчен вафатын-нан соң Пирогов ордены белән бүләкләнгән Радик Әсфәндияровның гаиләсе белән аралашты, аның исеме дә Геройлар аллеясында мәңгеләштерелде. Радикның тормыш иптәше Любовь Юрьевна әйтүенчә, акция аның һәм балаларының күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырган.

– Бүген Геройлар аллеясында Радик хөрмәтенә чыршы утыртылды. Ул гаиләбезнең, балаларның, әти-әниләребезнең горурлыгы! – диде ул.

Любовь тормышта һәрвакыт терәк булган, көче-дәрте ташып торган тормыш иптәшенең исән түгеллегенә әлегә кадәр ышана алмый.

– Төбәк башлыгының безнең белән аралашырга вакыт табуына рәхмәтлебез. Ул улларыбыз Мансур белән Данилның мәктәптә укуы, киләчәге белән кызыксынды, алар белән кул биреп исәнләште. Гаиләбезгә ярдәм иткәннәре өчен республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, район башлыгы Ришат Әнис улы Мансуровка зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул.

Алкин-2 авылының «Патриот» паркында чаралар тәмамланганнан соң, мәртәбәле кунаклар Чишмә поселогының Җиңү паркында да булдылар, хакимият башлыгы Ришат Мансуров авиация генерал-майоры,

Рәсәй Геройлары Риф Сәхәбетдинов һәм очучы Венер Мөхәммәтгәрәев, авиация генерал-майоры Әхәт Әсәдуллин, контр-адмирал Батыргәрәй Зөлкәрнәев, запастагы генерал-майор Игорь Харченко белән очрашты. Алар паркны төзекләндерү, аерым алганда, анда «МИ-24 К» вертолетын (әйткәндәй, ул тиздән Новосибирсктан китереләчәк) һәм төрле гаскәрләргә багышланган һәйкәлләр урнаштыру турында фикер алыштылар.

– Безнең парк көннән-көн матурлана һәм тиздән районның визит карточкасына әйләнәчәк, халыкны һәм кунакларны җәлеп итү үзәге булачак, – дип билгеләп үтте Ришат Мансуров.

Геройлар аллеясына нигез салынды
Геройлар аллеясына нигез салынды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: