«Хәтер бакчасы» акциясен үткәрү өчен Башкортстан урманчылары тарафыннан һәр муниципалитет территориясендә гомуми мәйданы 110 гектар тәшкил иткән 61 урман участогы әзерләнгән, аларда 450 мең агач утыртылачак.
Ведомство министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үтүенчә, урман хуҗалыгы инвентаре тиешле күләмдә бар һәм ул әзерләнгән инде. Язгы чорда утырту өчен җитәрлек күләмдә агач үсентеләре дә бар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемнең истәлеген мәңгеләштерү. Һәлак булган 27 миллион сугышчы истәлегенә 27 миллион төп агач утыртылачак.
Акция барышында агачлар утырту өчен үзәк мәйданчык итеп «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы сайланды. Биредә 8 майда урман-парк зонасында 400 төп юкә һәм Геройлар аллеясында 50 чыршы үсентесе утырту планлаштырыла. Чарада катнашучылар: чакырылган мәртәбәле кунаклар (РФ Геройлары, БР Хөкүмәте әгъзалары, ветераннар), югары һәм урта уку йортлары студентлары, курсантлар, кадетлар, яшь армиячеләр, шәйморатовчылар, волонтерлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары – 500дән артык кеше.